Ниләр җитми бу күңелгә?

Кемнең ничектер, минем күңелнең… якты эзләгән чагы була. Мин аны үзем шартлы төстә генә «якты эзләү» дип әйтәм. Чөнки бу хәлләрдән соң, дөрестән дә, күңелдә яктылык, рәхәтлек барлыкка килә.

Тормыш ыгы-зыгысыннан арыган, проблемалар бер-бер артлы өелгән, бүгенге кебек җавап таба алмаган сораулар күбәйгән чакта, азга гына булса да, шуларның бөтенесен онытып, күңел таяныр нокта – бушану өчен чара эзли башлый. Маҗара, тамаша, уен-көлке белән бутамагыз берүк. Юк, бу яктылык эзләү андый әйбер түгел. Ул бөтенләй башкача һәм төрле вакытта төрлечә дә була. Кайчакта ул инде мең кат укылган, эчтәлеге генә түгел, һәр сүзе таныш, ятлап диярлек бетергән китап була. Кайчакта мең дә бер хатирәне үзенә сыйдырган фотоальбом яки балаларның сабый чакта ясаган рәсемнәре, безгә, бер-берсенә язган ихлас котлаулары, кул эшләре (ә мин аларның күбесен ташламадым, бүгенгәчә саклыйм, ташлап та булмый. Мондыйлар мин генә түгел дип ышанам. Хәтерләсәгез, күп еллар дәрәҗәле урыннарда эшләгән ир уртасы райондашымның, инде күп еллар район үзәгендә яшәсә дә, күп еллар сыер малы асрамаса да, авылдан алып килгән чыбыркысын саклавын, ташлыйм дип кулына алып та, ташлый алмавын, елга бер мәртәбә ишегалдына алып чыгып, шартлатып каравын язган идем), ә кайчакта моңарчы әһәмият тә бирмәгән вак-төяк яки ниндидер күңелле яки моңсу бер хатирә генә дә булырга мөмкин. Ни гаҗәп, андый чакта аларның барысы да күңел кылларын чиртә, сине тормыш агымыннан бөтенләй башка тарафка алып китә һәм күп очракта еламыйча гына да, күзләрдән гөрләп яшь агуга сәбәпче була. Менә шушы үзеннән-үзе гөрләп аккан яшьләр күңелдәге юшкыннарны алып китәргә сәләтле дә инде. Мондый тукталышлар адәм баласы өчен бик тә кирәк. Өермәләр арасында калганда вакыт агышын туктатып, бер тын алу өчен, яшибез бит әле, дияр өчен дә кирәк бугай бу кадәресе.

Якты эзләү дигәнең яшькә-картка карамый (һәркем аны үзенчә үтә һәм үзенчә атыйдыр, бәлки, гадәти бер хәл дип тә карыйдыр), бары тик уйсызлар-ваемсызлар гына аңардан мәхрүм дип беләм. Кемнәрдер үзенең бөтен борчу-мәшәкатен – кайчакта әле чебен хәтлесен дә фил кадәрлегә күпертеп, башкаларга сөйли, шул рәвешле бушанып кала. Кемнәрдер гомер буе бөтенесен эченә җыя, күңел халәтен башкаларга сиздерергә теләми. Бәлки, бу кадәресе тәрбиядән дә торадыр. Бәлки, кешегә салынган үзгәлегедер.

Кайчакта кечкенә генә бер истәлек тә күңелне «урынына утыртып» торырга җитеп аша. Уйларны бөтенләй башка юнәлешкә бору, фикер сөрешен үзгәртү дә андый чакта бик кирәк.

…Безне, хәзерге көн белән яшәгез, дип өйрәтәләр. Нигәдер килешеп бетәсе килми. Әлеге дә баягы уйсызлар-битарафлар гына бүгенге көннән тәм-ямь, илһам таба аладыр. Уйлыларга исә яктылык эзләрдәй вакыйгалар, сәбәпләр бихисап…

Гөлсинә Хәбибуллина   


Фикер өстәү