Үз илемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты | БУРЯТ

 Бурятиядән ике ел элек Казанга күченеп килгән Гылыков гаиләсе Татарстанны самолеттан төшүгә үк үз иткән. «Бу – безнең икенче йорт», – дип әйтү өчен күкрәк тутырып сулыш алу да җиткән. Бар да ошый аларга. Балаларының бурят телен, мәдәниятен онытмаячагына да иманнары камил. Тормышларында йола, гореф-гадәтләргә зур урын бирелә. Без моңа үзебез дә инандык.

«Телебез югалмаячак»

Без килгәндә Казанның «Салават Күпере» торак комплексында яшәүче Гылыковларның фатиры бала-чага тавышыннан яңгырап тора иде. Гаилә башлыклары Наталия белән Зоригтоның балалары – дүртәү. Бурятиядән Наталиянең әнисе Людмила, өч баласы белән сеңлесе Розалия кунакка килгән. Бертуган энесе Руслан, хатыны Аяна Казанда яши. Алар ике баласын иярткән. Барысы да бурятча гына сөйләшә.

– Без – Бурятиянең Баргузин (Баргузинский) районындагы Улюкчикан авылыннан. Анда 200ләп йорт бар. Мәктәптә бурятча да, русча да белем бирелә. Үзем 13 ел бурят теле һәм әдәбияты укыттым. Туган тел атнага 2–3 сәгать керә. Авылда бурятча белмәгән бер генә кеше дә юк. Шәһәр мохитендә телебезне югалтырбыз дип курыкмыйбыз. Ни өчен дигәндә, өйдә бары туган телдә генә сөйләшәбез, – ди 40 яшьлек Наталия. – Казандагы Халыклар дуслыгы йортында эшләүче бурятларның якшәмбе мәктәбендә дә булдык. Балалар үсә төшкәч, шунда йөртергә исәп. Улыбыз Алдар быел 1 нче сыйныфка бара. Тумэнгә – 5 яшь. Ул мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөри. Безне әти-әниләр, телне, гореф-гадәтләрне онытмагыз, дип өйрәтте. Менә шул васыятьне балаларга да сеңдерә алырбыз дип ышанабыз.

Авылга кайткач, гаиләнең милли киемнәрен алып килергә җыена ул. Чемоданга сыймаган бурят китапларына да чират җитәр. Әлегә балаларына үзе белгән җырларны җырлый, әкиятләр, шигырьләр сөйли.

Уллары Намсарай Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясендә укый. Быел 3 нче курска бара. Бурятча шигырь сөйләп, вузда гран-при откан. Кызлары Даримага – 22 яшь. Юрист булырга җыена. Бурятия дәүләт университетында 4 нче курста укый. Җәен ул да әти-әнисе янына Казанга кунакка килгән.

Нинди җилләр ташлаган?

Гылыковлар кайчан да булса Татарстанда яшәрбез дип күз алдына да китермәгән. Авылда гомер буе терлек асрап, табигатьтән көч алып яшәгән гаилә шәһәр турында хыялланмаган. Алар авылның сәламәтлеккә файдалы булган «кайнар чыганак»ларын, тауларын сагынып сөйли. Тау итәгендә яшиләр. Байкал күле авылдан 150 чакрым тирәсе. Ә Казанга күченеп килүләре очраклы гына килеп чыккан.

– Улыбыз Намсарай яхшы укыды. Мәктәпне тәмамлагач, Санкт-Петербург вузына кермәкче иде. Тик дымлы табигате ошап бетмәде. Шуңа күрә Казандагы уку йортын сайлады. Баланы читкә чыгарып җибәрү җиңел түгел. Ике ара – 5 меңләп чакрым. Башта, улым ничек яши икән дип, Казанга «разведка»га барып кайттым. Татарстанны үз өем кебек кабул иттем. Улым тулай торакка урнашты, мин фатир арендалап яшәдем. Аннан авылга кайтып, гаиләмне экскурсиягә алып килдем. Шәһәрнең матурлыгы, халыкның ярдәмчел, ачык күңелле булуы да үзенә тартты. Әмма бераз яшәгәч, кире кайтып киттек. Тамырлар тарта бит. Намсарайны бик сагынгач,  бергәләшеп Казанга күченеп килдек. Авылда каравылчы булып эшләдем. Казанда исә бер оешмага урнаштым, хатыным балалар тәрбияли, – диде ире 39 яшьлек Зоригто.

Гылыковлар язмышларын Казан белән бөтенләйгә бәйләрләрме, анысы билгесез. Әле Русланның укып бетерәсе бар. Ул, туган якка кайтам, дисә, кире китүләре дә ихтимал. Туганнары янәшәдә булгач та рәхәт. Барысы – тугыз. Ике гаилә бер-берсенең хәлен белешеп, аралашып тора.

Әнә гомер буе авылда яшәгән Людмила ханымның да Казаннан китәсе килми. Тик кайтырга кирәк. Ире Сергей көтә, абзардагы җиде баш терлекне дә карыйсы бар. Алты сыерны саварга кирәк бит.

Людмила ханымнан авыл тормышы турында кызыксындык.

Аның әйтүенчә, авыл цивилизациядән артта калмаган. Юлы да, барлык шартлары да бар. Кибете, мәктәбе дә – үзләрендә. Заказ биргән әйбереңне Wildberries кебек пунктларга китереп бирәләр. Авылда йортлар саны да елдан-ел ишәя бара.

Халык терлек асрый, балык тота, ауга йөри. Җиләк, гөмбәсен җыя. Гылыковлар шуның кадәр сыер асраса да, сөтен сатмыйлар икән. Эремчеген, маен, кортын әзерлиләр. Сөт ризыкларын ашарга бик яраталар икән.

Кызыклы йолалар

Бурят гаиләләре йолаларга бик бай булып чыкты. Баланы биләүсәгә салудан ук башлана ул. Монда сабыйлар бишектә тирбәлеп, бурят җырларын ишетеп үсә. Аларда кечкенәдән үк әти-әнигә карата хөрмәт тәрбияләргә тырышалар. Балалар әти-әнигә «сез» дип дәшә.

Кендек күмү

Бала тудыру йортыннан өйгә кайткач, өченче көнгә сабыйның кендеген нигезгә күмәләр. Акча, ак ташлар атып, бала игелекле булсын, дип телиләр. Һуйһэ нюулга йоласы  балаларны туган җиргә бәйләү өчен үткәрелә.

Беренче чәч

Бер яшь тулгач кына ул-кызларының беренче чәчен алалар. Кисүче яхшы, җитеш тормышта яшәүче булырга тиеш. Шундый таләп бар. Шул чәчне гыйбадәт кыла торган урында 18 яшькә җиткәнче саклыйлар да ул-кызларына тапшыралар. Гадәттә чәчне бүрәнәдәге мүк арасына (агач йортларда яшиләр) тыгып саклыйлар.

Бүләккә – сыер, сарык һәм башкасы…

Балага 1 яшь тулгач, Арюулган дигән йола үткәрелә. Туганнары ат, сарык, сыер кебек маллар бүләк итә. Бу терлекләр – баланың киләчәктәге мөлкәте. Алар ишәя барган саен акча, муллык та арта. Бу инде яңа тормыш башлаганда, гаилә корганда яшьләргә – бер мая.

Туй йоласы

Кияүдә булмаган кызлар чәчен – ике, ә кияүгә чыккач бер генә толымга үрә.

Бурятларда туйга бөтен нәсел, ягъни 200–500ләп туган җыела. Әгәр кәләш читтән килә икән, аның әти-әнисе, туганнарына кияү йортында йокларга ярамый. Барысы да туйдан соң өенә кайтып китәргә тиеш. Бу инде, кызыгыз ышанычлы кулларда, безнеке, дигәнне аңлата.

Уталга

Кибеттән алып кайткан теләсә кайсы ризыкны иң элек изге урынга куеп, ут яндырып, үзләренчә чистарталар. Сыйны иң беренче булып Аллаһка, әрвахларга биргәч кенә табынга куялар.

Тыелган кагыйдәләр

Бурятларда тыелган ун ак һәм ун кара кагыйдә бар. Болар барысы да яхшылыкка өйрәтүне күздә тота. Әйтик, әти-әнине хөрмәт итәргә, кеше әйберенә тимәскә, хайваннарны рәнҗетмәскә, утка, суга теләсә нәрсә атмаска, җиргә типмәскә… Ут, су, җир көчләренең ачуын чыгарырга ярамый.

Бәйрәм

Сагаалган – Яңа ел бәйрәме

Ул табигатьнең һәм кешенең яңаруы турындагы йолалардан тора. Бәйрәм язгы ай календареның беренче көнендә уздырыла. Бездәге кебек билгеле бер көнгә туры килми. Аны ай буе бәйрәм итәләр. Башта әти-әниләрен, аннан барлык туганнарын котлыйлар. Бәйрәм иртәсендә иртүк сәгать 5кә кадәр торып, мич ягалар. Бу вакытта берәү дә йокламый. Аллаһы Тәгалә өйдә ничә кеше барлыгын саный дигән ышану яши.

Сурхарбан – Җәй бәйрәме. Көчне, җитезлекне күрсәтә торган уеннардан гыйбарәт. Борынгы атамасы «Эрын гурбан наадан» («Ирләрнең өч уены»). Монда уктан ату, көрәш һәм ат ярышлары үткәрелә.

Һээр шаалга

Бурятларда Сөяк ярышы уздырыла. Башта терлекләрнең эре сөякләрен өйдә яхшылап киптерәләр. Бәйрәмдә шуны ике кулга тотып ватарга кирәк. Моны бары көчле ир һәм хатыннар гына булдыра ала. Төбәк ярышында җиңүчеләргә фатир, машина бүләк иткән очраклар да булган.

Милли ризыклар

«Зөөхәй» ризыгы

Моның өчен 500 грамм каймак һәм 2 аш кашыгы он кирәк. Каймакны утта 15 минут тоткач, он салып, кырыена сары булып мае чыкканчы болгатасы. Әгәр савыт читенә сары булып мае чыга икән, бу очракта гаиләнең елы уңышлы узачак дип юрала. Милли ризыкны бәйрәм табыннарына пешерәләр.

Буузы

Ит, бәрәңге, суган кушып, манты кебек әзерләнә. Әмма аны бөгүдә үзенчәлек бар. Өстендә бераз тишек калдырып, читләрен 33 тапкыр бөгәсе. Бу инде  бурятлар яшәгән йортны (һәе гэр) хәтерләтә. Ни өчен дигәндә, юртаның түшәме дә 33 терәүдән тора икән.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү