Фәнзәлия Сабирҗановадан суган «үрү» буенча ЛАЙФХАК

Авылдашым, сыйныфташым Фәнзәлия Сабирҗанова ел саен 5 килограмм суган утырта. Орлыгын да үзе үстерә.

Сатар өчен утыртмый ул аларны: туганнарына, балаларына, танышларына күчтәнәчкә өләшә, ел саен гошергә дип тә иң эреләрен, матурларын күп итеп сайлап калдыра.

Юмартлыгы бәрабәренәдер, уңышы да ел саен бик әйбәт була. Быел да искәрмә түгел. Инде унҗиде пар итеп баулап элеп куйган, шактыен өләшергә дә өлгергән.

Фәнзәлиядән суган үстерү серләре турында да сораштык. Әле ул башка бик күп һөнәрләр, кул эшләре остасы да. Бу турыда иркенләп язарбыз әле.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү