Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика көне белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республикп көне белән котлады.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Татарстан Республикасы көне уңаеннан чын күңелдәнкотлыйм.

Бу бөтенхалык бәйрәме – туган җирен яраткан һәркем өчен олытантана, анда татарстанлыларның казанышлары, граждан җәмгыятенең берләшүе ачык чагылыш таба, ул безне игелекле эшләргә рухландыра.

Хәзерге көндә Татарстан – Россия Федерациясенең әйдәпбаручы субъекты. Төп икътисадый күрсәткечләр, инвестицияләр җәлеп итү буенча һәм тормыш сыйфаты ягыннан безнең республика – алдынгылар сафында. Предприятиеләр җитештерү күләмен арттыра бара, сәнәгатьтә, төзелештә, авыл хуҗалыгындаһәм башка тармакларда киң колачлы проектлар гамәлгә ашырыла, алдынгы һәм мәгълүмати технологияләр өлкәләре күтәрелеш кичерә. Әлеге уңышларга Татарстан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Россия Хөкүмәте ярдәме белән һәм республика халкының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә ирешә алды.

Фәндә һәм мәгарифтә, медицинада һәм социаль өлкәдә, сәнгатьтә, спортта һәм яшьләр сәясәтендә үсешне тәэмин итү өчен шартлар тудыруны дәвам иттерәчәкбез. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә аеруча игътибар бирәбез. 2023 елның Россиядә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителүе бу эшнең мөһимлеген тануга дәлил булып тора.

Милли мәдәниятләр һәм телләр күптөрлелеге, тарихи әһәмияткә ия булган объектлар, табигатенең гүзәллеге Татарстангакүп кенә илләрдән һәм төбәкләрдән туристлар җәлеп итә. 2024 елда Казанда узачак БРИКС дәүләтләре башлыклары очрашуы, «БРИКС уеннары» һәм «Киләчәк уеннары» дип исемләнгәнхалыкара турнирлар республиканың мөмкинлекләрен һәм кунакчыллыгын күрсәтү өчен күркәм форсат булыр дип ышанам.

Борынгы рухи-әхлакый хәзинәләребезне саклауга, милләтләр һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгытуга Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында уздырылган чаралар бәрәкәтле этәргеч бирә. Бер-беребезгә ихтирамлы мөнәсәбәт, милләтара, төрле дин тотучыларның үзара яхшы мөгамәләдә булуы, Ватанга мәхәббәт бердәмлегебезнең һәм иминлегебезнең нигезен тәшкил итә.

Татарстан хәрбиләре хәзерге вакытта махсус хәрби операция барышында батырлык һәм кыюлык белән ил киләчәге һәм тыныч тормыш хакына көрәшә. Без илебез сакчылары – Бөек Ватан сугышы каһарманнарының варислары белән горурланабыз һәм Җиңүгә ышанабыз!

Кадерле татарстанлылар!

Без бергәләп Ватан мәнфәгатьләренә, республикабыз алгарышыхакына тырышып эшлибез һәм әлеге хезмәттә һәркемнең өлеше зур әһәмияткә ия.

Сезгә ихлас йөрәктән бәхет, нык сәламәтлек, игелек һәм уңышлар телим.

Татарстан Республикасы көне мөбарәк булсын!

Р.Н. Миңнеханов


Фикер өстәү