Яшьләр өчен – яшьләр телендә. Казанда яшь буын киләчәге турында фикер алыштылар

Телләр, илләр төрле, максат бер. Бу атнада Казан, дөньяның төрле почмакларыннан килгән делегатларны берләштереп, фикер алышу, тәҗрибә алмашу мәйданчыгына әверелде. Республика башкаласында икенче тапкыр Глобаль яшьләр саммиты узды. Бу юлы 30 дәүләттән 140лап делегат, хакимият вәкилләре нәрсә турында сөйләште?

Фикер алышу үзәгендә – гаилә, традицион кыйммәтләр, үсеп килүче буынны тәрбияләү мәсьәләсе, милли үзенчәлек, халыклар дуслыгы. Аерым игътибарда – интернетның йогынтысы.

Татарстанда бу юнәлештә башкарылган эшләр дә җитәрлек. Шуңа республиканы мактадылар. Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, Татарстан үсеп килүче буынны тәрбияләүгә аеруча җаваплы карый. Гомумән, традицион кыйммәтләр күптәннән ил нигезендә ята инде.

– Илебез традицион кыйммәтләрне Россия җәмгыятенең үсеш нигезе итеп күрә, ул суверенитетны ныгытырга, күпмилләтле һәм күпконфессияле илебезнең бердәмлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, – диде ул. – Мәгариф, тәрбия һәм яшьләр белән эшләү өлкәләре Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан традицион кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның төп юнәлешләренең берсе буларак билгеләнә. Россия, гуманистик традицион кыйммәтләргә ия булган дәүләтләр белән бергә, цивилизациянең мәдәни һәм этик нигезен җимерүче, кыйммәтләрне дә, кешенең табигатен дә үзгәртергә тырышуларга каршы тора. Бу көрәш хәзер күп юнәлешләрдә һәм төрле өлкәләрдә алып барыла. Үсеп килүче буынны тәрбияләү өлкәсе – моңа каршы торуның иң мөһим юнәлеше.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исә яшь буын үсешенә йогынты ясаган интернет мәсьәләсенә игътибар итте. Аның әйтүенчә, шәхес формалашуында «сәламәт кыйммәтләр» кирәк. Әмма интернет – еш кына ак белән караны бутаучы.

– Интернеттагы күренешләргә җавап бирмәсәк, соңрак алар психик тайпылышларга, шәхес тормышын куркыныч астына куючы күренешләргә әверелергә мөмкин, – диде Рөстәм Миңнеханов.

2030 елга Җир шарында яшәүче халыкның 23 процентын яшьләр тәшкил итәчәк. Моңа кадәр бер адым алда барып, вакыттан файдаланып, аларны дөрес юнәлештә тәрбияләргә кирәк. Ислам дөньясының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча оешмасы генераль директоры, доктор Сәлим бин Мөхәммәт әл-Малик шундый фикерен җиткерде.

– Яшьләрнең киләчәген кайгыртучы булмаса, алар үзләре үз киләчәген билгеләмәсә, бу эшне бүтәннәр башкарачак. Алар исә моңа үз мәнфәгатьләреннән чыгып, үзгәрешләр кертергә тырышачак, – диде ул.

Саммит турында фактлар

* Саммитта катнашырга дип дөньяның 88 иленнән 4000нән артык кеше гариза тапшырган иде. Алар арасында иң зур кызыксынуны Үзбәкстан, Ливия, Нигерия, Индонезия, Мисыр, Пакьстан кебек илләр күрсәтте.

* Быелгы саммитта Ливия, Фәләстыйн, Сенегал, Ливан, Камерун, Таҗикстан илләренең яшьләр белән эшләүче оешма вәкилләре, министрлар, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль Секретариаты, Ислам дөньясының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча оешмасы (ИСЕСКО), ислам тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү буенча халыкара фәнни-тикшеренү үзәге (ИРСИКА), фәнни һәм технологик хезмәттәшлек буенча даими комитет (КОМСТЕХ), ОИС яшьләр форумы җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

 

Дженгиз Томар, Ислам тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү буенча халыкара фәнни-тикшеренү үзәгенең (ИРСИКА) тикшеренү һәм басма бүлеге җитәкчесе:

– Балаларыбыз һәм яшьләребез интернет аркасында традицион кыйммәтләрдән ерагая. Интернетның балалар бүлмәләренә үтеп керүе гаиләнең йогынтысын киметә. Шуңа күрә Казан Глобаль яшьләр саммиты кысасында бу хакта очрашып сөйләшүебез бик мөһим. Сәясәтчеләр бу очрашуларның нәтиҗәләрен исәпкә алырга тиеш.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү