Бәйрәм бүген! Бу көн — нинди көн?

Без зур вакыйгаларның шаһиты булуыбыз белән бәхетле. Мин иң әүвәл 1990 елда Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителүне күз алдында тотам. Илдә-җирдә барган үзгәрешләр чорында милли азатлык хәрәкәтенең көчәюе, халыкларның мөстәкыйльлеккә омтылуы табигый иде.

Бит хәтта һәр гаилә, һәр кеше дә үзенчә тормыш корырга, үз тормышына үзе хуҗа булырга тели һәм бу омтылышларда беркемнең дә беркемне гаепләргә хакы юк.
Әлбәттә, туксанынчы елларда безнең максатлар зурдан иде. Россия составыннан чыгып, мөстәкыйль дәүләттә яшәргә хыялланулар да булмады түгел. Әмма моның матур бер хыял булып кына калачагы да билгеле иде. Бу хакта уйланганда, мин газиз Тукаебызны, аның «..монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл..» дигән шигъри юлларын искә төшерәм һәм: «Без үз җиребездән китәргә, үз нигезебездән баш тартырга түгел, ә шушы җирдә үз хакыбызны хаклап яшәргә тиеш», — дим. Мондый уйлар бездә буыннан-буынга күчеп килә, күрәсең. Юкса татар рус дәүләтчелеген яклап яу чыкмас, хәтта Россия империясе барлыкка килүгә дә, аны ныгытуга да үз өлешен кертмәс иде.
Россия тарихын нечкәләп карасаң, яшәешнең, эшчәнлекнең һәр өлкәсендә күпме төрки исемнәр очратасың. Һәм Президент Владимир Путин сүзләрен бераз үзгәртеп: «Куда русским без татар?» — дип куясы, ә Тукай сүзләре белән «… һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — Без туган бер җепкә бергә теркәлеп…» — дип өстисе килә. Бүгенге тормышыбыз — зур, данлы тарихыбызның дәвамы.
Сүз дә юк, Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул итеп тә, яши-яши кайбер хокуклар кысыла, вәкаләтләребез юкка чыга башлагач, күңелләрдә ризасызлык хисләре туды. Кайберәүләр: «Бәйсезлек яулап алмагач, «Республика көне» нәрсәгә ул?» — дип тә әйтә башладылар. Мин алардан: «Нигә, мәсәлән, Париж коммунасы көнен бәйрәм итәләр?» — дип сорар идем. Юкса, эшчеләр хәрәкәте — коммуна әле 1871 елда ук барлыкка килеп, нибары ике ай яшәп калган. Пруссия Францияне тар-мар иткәч, француз эшчеләре һәм крестьяннары, хакимлекне үз кулларына алып, социалистик Республика төземәкче булганнар. Әмма, бу хыял тормышка ашмаган. Шуңа да карамастан, Франциядә булып узган вакыйгалар социаль гаделлек өчен көрәш үрнәге булып тарихка кереп калган.
Үрнәк, гыйбрәт булырдай бәйрәмнәр, истәлекле көннәр дөньяның күп илләрендә бүген дә яши әле. Ни өчен? Чөнки аларның һәрберсендә кешелекнең якты киләчәгенә бәйле кызыклы идеяләр бар. Мәсәлән, шул ук Париж коммунарлары Франция халкының тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен, бушлай белем бирүне, эш сәгатьләрен кыскартуны, артык югары хезмәт хакларын авызлыклауны максат итеп куялар. Франция хөкүмәте баш күтәрүчеләрне эзәрлекли башлый, 20 мең коммунар җәзалап үтерелә, ә аларның идеяләре бүген дә яши.
Алдарак әйткәнемчә, без — бәхетле кешеләр, чөнки тарих сәхифәсенең ничек барлыкка килүен күрдек. «Республика көне» татар гына түгел, Татарстанда яшәүче башка милләт халыкларының да теләк-омтылышларын чагылдырган бәйрәм булып тарихта калыр һәм бу рух буыннардан-буыннарга күчәр дип ышанабыз. Бу көннәрдә урамнарга чыксагыз, елмаюлы йөзләр күрәчәгегезгә дә ышанабыз.
Безнең халык бәйрәм итеп яшәми, бәйрәмнәр безне яшәтә. Аларда — тарих мизгелләре, төрле чорларда яшәү рәвешебез, өметләребез. Ә кешене өмет яшәтә, диләр.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү