«Йомырка салучы тавыклар сатыла»

Авылда яшәүчеләр әйбәт белә: йомырканы күп итеп салсыннар өчен, тавыкларны кимендә ике елга бер алыштырырга, яшәртергә кирәк. Гадәттә, аны язга чыгуга алыштыралар. Без дә шулай эшли идек.

Быел, ни сәбәпледер, шушы вакытка калдык. Әмма бу чорда инде «Йомырка салучы тавыклар сатыла»дигән белдерүләр сирәк, бу эш белән кәсеп итүчеләр дә: «Заказлар булгач кына алып кайтабыз», – ди икән. Шул турыда сөйләшә киткәч, Балтачта яшәүче танышым: «Ник чебиләре белән кыртлый тавык кына алмыйсыз, күршегездә – Яңгул авылында гына ике кеше шулай чебешләр чыгарып сата бит, – дип аптыратты. – Без дә алдык, күршеләр дә алды. Кыртлый тавыгы берсендә – 350, икенчесендә 400 сум, чебешләре 80 сумнан. Йомырка сала торган зур чебине 350 сумнан саталар, болай алсаң, бик тә очсызга чыга. Үзең үстергән чебешләр бөтенләй икенче була бит… »

Кайлардан эзләп табасың ди әле бу вакытта кыртлый сатучыны? – дим.

Без дә социаль челтәрдәге сату-алу төркеменнән күреп шалтыраттык, белдерүләре әле дә бар. Сораучы шактый дип, чиратка яздылар, чиратыбыз җиткәнне көтеп алдык. Тавыгы да тиз ияләште, чебешләре дә бик матурлар һәм тереләр. Безгә бик ошады. Бөтен ишегалдына ямь кереп китте. Бездән бигрәк, Казаннан кайткан оныкларга чын могҗиза булды инде. Яннарыннан да китмиләр. Безнекеләр генә түгел, күршегә кайткан балалар да, карап кына чыгыйк әле, дип керә. Кыртлый күргән балалармыни алар

Үзем дә әнә шул беренче тапкыр кыртлый күргән балалардан ким аптырамадым бу хәбәргә. Бердән, тавыкларны махсус кыртлатып, чебешләр чыгартып, үзләренә шөгыль, гаилә бюджетына аз булса да акча кертү әмәлен тапкан кешеләргә соклансам, икенчедән, кыртлыйның да дәрәҗәсе үскән икән, дим. Без үскәндә, авылда иң каһәрләнгән мал (йорт кошы) кирәкмәгән вакытта –көннәр көзгә авышкач, җәй уртасы үткәч кыртлаган тавык була иде. Ул мескенкәйне ниләр генәэшләтеп бетермиләр иде: кабат-кабат салкын суга манчып, караңгы урынга ябу дисеңме, чиләк, зур табак каплап куюмы, ач тотумы, кайлардан табып, шушы вакытта кыртладың дип тиргәүме – берсе дә калмый иде. Әле үзенә генә түгел, барыбер исән калмыйлар дип, бу вакытта чыккан чебешләргә дә рәт-чират булмый иде. Замана акча эшләргә дә, санарга да өйрәтә бугай…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү