Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть һәм газ химиясе форумын ачты

Билгеле булганча, бүген Казанда  Татарстан нефть һәм газ химиясе форумы һәм TatOilExpo – 2023 халыкара күргәзмәсе башланды. Чара 2 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тантаналы ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Быел җыен республикада нефть чыгара башлауның 80 еллыгына багышланган, дип искәртте республика җитәкчесе.

– Инде 30 ел дәвамында Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итәр алдыннан безнең республика зур халыкара нефть һәм газ сәнәгате форумын үткәрү урынына әверелә, – диде ул.

Рәис соңгы елларда Татарстанда зур нефть һәм газ химиясе тармагы объектлары сафка бастырылуын һәм эшләвен, фәнни-техник үсеш өчен шартлар, нәтиҗәле технологияләр булдырылуын билгеләп үтте.

Быел форумда илнең 27 төбәгеннән һәм чит илләрдән 180нән артык компания катнаша. Рөстәм Миңнеханов шундый катлаулы вакытта Татарстанга килгән чит ил кунакларына рәхмәт белдерде.

– Үзара хезмәттәшлек һәм фикер алышулар дусларча элемтәләрне үстерүгә яңа этәргеч бирер дип ышанам, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, җыен мәйданы ике якка да файдалы хезмәттәшлекне дәвам иттерү, яңа эшлекле элемтәләр булдыру, дөнья икътисады кризисының аяныч нәтиҗәләрен юкка чыгаруда көчләрне берләштерү өчен нәтиҗәле чара булачак.


Фикер өстәү