Россия Геройлары Казан танк училищесында курсантлар белән аралашты

Кызыл Байраклы, Жуков орденлы Казан югары танк училищесында Россия Геройлары курсантлар белән аралашты һәм аларга үзләренең хәрби хезмәттәге тәҗрибәләре турында сөйләде.

– Үзебезнең училищега үсеп килүче буын янына килү өчен мөмкинлек булды. Әңгәмә барышында алар безнең көндәлек гамәлләр һәм махсус хәрби операциядә булган вакыйгалар турында кызыксындылар, – дип сөйләде Россия Герое Артур Орлов.

Курсантлар командирның солдатлар белән аралашу осталыгы турында да сораган.

– Бу бик мөһим, чөнки командирлар үзләре артыннан алып баралар һәм солдатлар белән үзара мөнәсәбәтләр төзиләр, – диде Артур Орлов. – Мондагы укытучылар курсантларга барлык кирәкле мәгълүматны җиткерә. Егетләр барысын да губка кебек сеңдереп барырга тиеш, бу аларга кирәк булачак, – диде хәрби.

Россия Герое фикеренчә, яшьләрдә патриотизм тәрбияләргә кирәк.

– Булачак командирлар намус белән хезмәт итәргә тиеш, – диде ул.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Россия Герое исеменә лаек булган 20 кеше “Ватан геройлары вахтасы” проекты кысаларында Татарстанда балалар һәм яшьләр белән очрашулар уздыра. Алар кадет мәктәпләре һәм балалар лагерьлары, Арча, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары һәм Казан мәктәпләренә барып, “Батырлык дәрес”ләре уздырачак.


Фикер өстәү