Танылган шәхесләрнең ул-кызлары кайсы мәктәпләргә барган?

Әти-әниләрнең эше тыгыз бүген. Бигрәк тә сабыйларын 1 нче сыйныфка озатучыларның. Танылган артистлар, иҗат кешеләренең балалары кайсы мәктәпләргә барган? Алар өчен мәктәпнең татарча булуы мөһимме? Укый-яза беләләрме? «ВТ» хәбәрчесе шул хакта белеште.

Илгиз Зәйни, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры:

–  Улыбыз Хәйдәр 1 нче сыйныфка укырга барды. Махсус татар сыйныфына бирдек. «Ә» сыйныфында белем алачак. Сәләтнең «Асылташ» мәктәбенә бәйле ул. Мәктәпне сайлаганда, тел мәсьәләсенә, укытучыга, аның  балаларны тормышка әзерләвенә игътибар иттек. Яхшы укытучы бик мөһим. Хәйдәр 4–5 яшьтән үзе укый-язарга өйрәнде. Без аңламыйча да калдык хәтта. Бер заман бөтен язуларны укып йөри башлады. Укый-язу – заман таләбе. Без  бишенче сыйныфка кадәр кушып утыра идек бит. Хәзер  уку программасының күләме зур. Аны сыйдырып бетерә алмыйлардыр. Миңа калса, артык күп.

Зәмирә Рәҗәпова, танылган алып баручы:

– Улыбыз Данил Казандагы 187 нче лицейның 1 нче «Г» сыйныфына укырга керде. Аңа – 7 яшь. Укый, яза, саный, тапкырлый белә инде. Мәктәпнең нәрсә икәнен күз алдына китерә. Шуңа күрә ашкынып бара дип әйтмәс идем.  «Мин бармыйм», – дип тә әйтмәде. 2,7 яшьлек Камиләбез: «Минем дә мәктәпкә барасы килә», – дип елый. Ә Данил аны: «И Камилә, мин бакчага барыр идем әле», – дип юата. Улыбыз кайбер хәрефләрне 2 яшьтә үк таный иде инде. Укырга 5 яшьтә өйрәнде. Татарчасын камилләштерәсе бар әле. Милли үзаң тәрбияләү өчен татар сыйныфына бирдек. Татар җырларын, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, тарихын өйрәнәчәкләр.

Олы улыбыз Аяз «Нефтехимик» хоккей клубына күчте. Шуңа күрә хәзер Түбән Камадагы татар гимназиясендә укый башлады.

Рөстәм Исхакый, журналист:

– Кызыбыз Рияна «Адымнар» мәктәбенә 1 нче сыйныфка барды. Махсус татар мәктәбенә бирдек. Олысы Раяна да шунда 5 нче сыйныфта белем ала. Өйдә татарча сөйләшәләр. Уку йортында балаларның татарча сөйләшү-сөйләшмәвен күрәбез бит. Хәзер мәктәптә татарча мохит арта башлады. Беренче елларны алай ук сизелми иде. Укытучыларны туплап бетерделәр  бугай. Татарча белмәгән укучылар арасында авыр дип китүчеләр дә бар.

Гөлназ Шәрипҗанова, җырчы:

– Кызыбыз Асылбикәгә – 7 яшь. Ул 186 нчы лицейга 1 нче сыйныфка барды. Кызганыч, татарча уку мөмкинлеге юк. Җыелышта шулай дигәч, аптырадым, әлбәттә. Татарча төркем генә бар. Анда атнага ике тапкыр татарча дәресләр бирәчәкләр. Мәктәп татар юнәлешендә түгел бит. 13 параллельнең берсен  татар сыйныфы итәргә теләгәннәр, әмма теләүчеләр аз булган. Татар теле гаиләдән керсә керә ул. Балаларыбыз татарча сөйләшә, шөкер. Татар теле буенча мәктәптә шундыйрак мәсьәлә.

Бүген сыйныф сәгате генә булды. Шуңа күрә кызым: «Нигә аз гына укыдык?» – дип сорады. Дәфтәр, китаплар бирделәр. Портфельсез генә килергә куштылар. Аның инде тизрәк букчасын киеп барасы килә.

Гөлүзә Василова, «Татар-информ» агентлыгында редактор-тәрҗемәче:

– Өч балабыз да башкалабыздагы 33 нче мәктәптә белем ала. Кечесе Аязга – 6 яшь. Аның әле тәүге тапкыр баруы. Хис-кичерешләре бәйрәмчә. «Бүген  бәйрәм бит, линейкадан соң берәр кафега барабызмы?» – ди. Мәктәпне бәйрәм итеп кабул итүе яхшы бит. Кичә китапларын тышлап, һәрберсенә үзенең фамилиясен язып чыкты.

Сәрия Мифтахова туплады


Фикер өстәү