Башлангыч сыйныфта бер бала гына укыса да, аз укучылы мәктәпләрне саклап калырга! Өйдә түгел, укырга мәктәпкә йөрергә! Узып баручы ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әнә шулай дип белдерде. Киләсе елны – Укытучы елын – лаеклы итеп уздырырга вәгъдә бирде.
Гаиләдә белем бирү турында
Бүген республикада 2500дән артык бала өйдә белем ала. Аларның кайберләре Мәскәү, Санкт-Петербургтагы хосусый мәктәпләргә беркетелгән. Илсур Һадиуллин әйтүенчә, өйдә укыту үзе бер проблема булып тора.
– Закон әти-әниләргә балаларын өйдә укытырга мөмкинлек бирә. Без аңа каршы килә алмыйбыз. Әмма балаларны мәктәптән аерырга ярамый. Укучылар мәктәптә бер-берсе белән аралашырга, тормышка яраклашырга өйрәнергә тиеш, – диде министр. – Өйдә укучылар барлык очракта да гади мәктәпкә беркетелми. Ә хосусый уку йортларының кайберләренең аккредитациясе юк. Аннан башка балага аттестат бирергә хаклары юк. 9–11 сыйныфта исә имтиханнар тапшырырга кирәк. Шуңа күрә балаларга мәктәпкә кире кайтырга туры килә. Балалар кызганыч. Әти-әниләр репетиторлар ялларга мәҗбүр. Өйдә укыганнарның сынау нәтиҗәләре дә түбән. Безнең бурыч – балаларны мәктәпләргә кайтару.
Казанда яшәп, дүрт бала тәрбияләүче Энҗе Кадыйрованың ике баласы – өйдә, олысы мәктәптә 11 нче сыйныфта укый. Әмма бу – балалар өйдә генә утыра дигән сүз түгел. Алар атнага өч тапкыр шәхси мәктәпкә укырга йөри.
– Улыбыз Азаматның сөйләмендә кимчелекләр булгач, аны өйдә укырга күчердек. Сыйныфташлары көләр, дидек. Хәзер ул 4 нче сыйныфта укый. Бу форма безгә ошады. Быел 1 нче сыйныфка барган кызыбыз өчен дә гаиләдә укыту формасын сайладык. Без качып йөрмибез. 156 нчы мәктәпкә беркетелдек, шунда барып, имтиханнар тапшырабыз. Олы улыбыз өйдә укып карады, әмма аңа сыйныфташлары белән бергә булу ошый, – ди Энже Кадыйрова.
Аның әйтүенчә, өйдә укысалар да, балаларның бер минут та буш торырга вакыты юк. Алар төрле түгәрәкләргә йөри. «Мәктәптә барысын да укытучы чәйнәп диярлек аңлатса, өйдә уку күпкә авыррак. Бала мөстәкыйль булса, бу форма әйбәт. Әмма ул әти-әнисен тыңламый, кушканны үтәми икән, бу очракта өйдә укытуга күчерү – зур хата», – ди Энҗе ханым.
Хисап эше турында
Яңа уку елы башында да укытучыларның хисап эше кимеячәк дип тынычландырганнар иде, әмма ул әлегә сүздә генә калган, күрәсең. Моның шулай икәнен безгә Арча районында белем бирүче биология укытучысы Нурисә Зарипова да дәлилләде.
– Өйгә кайткач, электрон журналлар тутырып, вакыт үтә. Бер көнне дәрескә әзерләнеп, иртәнге сәгать 3кә кадәр утырдым. Бәлкем, эшне оештыра белмәүдә үзем дә гаепледер. Әмма хисап тутыруларны киметергә кирәк. Балаларны укытырга күбрәк вакыт калсын иде, – ди Нурисә ханым.
Илсур Һадиуллин очрашуда министрлыкның укытучыларның хисап эшен киметү бурычын куюын әйтте. Киләсе елда моның ничек үтәлүен белү өчен, журналистлар белән мәктәпләргә бергәләп барырга да риза ул.
– Без укытучыларның белем бирү урынына кәгазь эше белән шөгыльләнүен теләмибез. Әгәр министрлыкка килгән барлык хатларны мәктәпләргә юлласак, аларның эшләргә вакыты калмаячак, – диде министр, хисап эшенең күп булуы белән килешеп.
Министр кәгазь эшен киметү буенча «кайнар элемтә» булдырылуын да искәртте. Тик анда ай ярым эчендә нибары 12 укытучы гына шалтыраткан.
Тиздән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының сайтында яңа кушымта да булдырылачак. Анда укытучыга кирәкле барлык мәгълүматлар урнаштырылачак. Шул рәвешле, педагогларга дәрестән бүленергә туры килмәячәк.
Мәктәпләрне кыскарту турында
Журналистлар авыллардагы кечкенә мәктәпләрне ябу турында да кызыксынды.
Моннан ике ел элек Актаныш районының Яңа Кормаш мәктәбендә тугызъеллык мәктәпне башлангычка калдырганнар. Шуннан соң ике укытучы белем биргән, узган ел берсе кыскартканнар. Без андагы вазгыятьне дә белештек.
– Мәктәпне кыскартып, дөрес эшләмәделәр. 19 бала бар иде бит. Балаларны күршедәге Татар Суксуы мәктәбенә йөртәләр хәзер. Узган ел мине ноябрь аенда эштән кыскарттылар. Мин аңлыйм: дүрт баланы ике укытучы укыта алмый. Тик 29 ел башлангыч сыйныфларга белем биргән укытучы буларак, миңа эштән китү бик авыр булды. Хәзер клубта мөдир булып эшлим. Мәктәп авылның тоткасы иде. Анда хәзер бер укытучы калды, ул үзе генә барысын да ничек тартсын? – диде Эльмира Шәймөхәммәтова.
– Әйтик, Кукмара районында мәктәпләрне бергәләп сакладык. Башка районнарда да андый очраклар да бар. Әгәр балалар бар икән, безнең бурыч – мәктәпне саклау. Урта мәктәпне – төп, төп мәктәпне башлангыч итеп калдыру яклы түгелбез. Әмма башлангычта бер генә бала булса да, аны сакларга тәкъдим итәбез. Мәктәп булмаса, авылының киләчәге юк. Бер бала белән дә авылны саклап була. Бүген берсе туса, иртәгә икенче, өченчесе туар. Кемдер күченеп китә, кемдер, киресенчә, килә. Республикада хәзерге вакытта 99 башлангыч азкомплектлы мәктәп бар, – диде Илсур Һадиуллин.
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat