Психолог Яңа елга кадәр барлык эшләрне бетереп куярга тырышмаска киңәш иткән

Белгеч әйтүенчә, ыгы-зыгы нык алҗуга, күңел сүрелү һәм хәтта депрессиягә китерергә мөмкин.

Психолог Наталья Наумова Яңа елга кадәр барлык эшләрен тәмамлап куярга тырышучыларга ашыкмаска киңәш иткән. Белгеч әйтүенчә, ыгы-зыгы нык алҗуга, күңел сүрелү һәм депрессиягә китерергә мөмкин.
Бәйрәмгә кадәр барлык эшләрегезне төгәлләргә өлгермисез икән, ашыгудан мәгънә юк. Эшләрнең бер өлешен киләсе елга калдырудан берни дә булмый, дип аңлатып үткән психотерапевт.

Әмма тормышта еш кына киресен күрергә туры килә. Үлә-бетә дигәндәй, барлык эшләрне төгәлләп куярга тырышучылар, өлгерми икән – елны уңышсыз килде, дип өзгәләнүчеләр арабызда да җитәрлек. Нәтиҗәдә мондыйлар Яңа елны депрессиядән башлап җибәрергә мөмкин.

Белгеч сүзләренә караганда, уңай фикер йөртергә: барысына да уңай күзлектән карый белергә кирәк. Яңа ел алды ыгы-зыгысында үзеңне кызгана, бәйрәмгә дәртләндерә белү мөһим, дип йомгак ясаган ул.


Фикер өстәү