Генетика фәнен үстерү куркыныч җимергеч көчкә ия булган корал уйлап табырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Россия президенты Владимир Путин «Разговор о важном» ачык дәресеннән соң мәктәп укучысы белән әңгәмә вакытында белдерде.
«Бу мөһим һәм куркыныч, диләр белгечләр. Генетика өлкәсендә беренче позицияләргә чыгучылар коточкыч җимергеч көч коралына ия булачак, диләр», — диде Путин.
«Әмма бездә алай булмаячак», — дип өстәде Россия лидеры.