Татарстанда яшәүчеләрдән узган ел 545 берәмлек корал тартып алынган

Татарстанда яшәүләрдән узган ел тиешле кагыйдәләрне бозган өчен 545 берәмлек корал тартып алынган. Бу хакта Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе утырышында сөйләделәр. Анда ведомствоның 2023 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм алдагы чорга төп бурычлар билгеләнде.

Республикада 430 шәхси сак предприятиесе һәм 42 меңгә якын корал хуҗасы лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге хезмәткәрләре контролендә тора. Аларның кулында 74 меңнән артык берәмлек утлы корал бар. Корал әйләнеше һәм шәхси саклау эшчәнлеге өлкәсендә законнарның үтәлешен контрольдә тоту буенча эш нәтиҗәсендә 2 меңнән артык граждан һәм юридик зат административ җаваплылыкка тартылган. Корал әйләнеше кагыйдәләрен бозган өчен гражданнардан 545 берәмлек корал һәм 1900дән артык патрон тартып алынган.

Моннан тыш, республикада яшәүчеләр юкка чыгару өчен 1900 берәмлек корал һәм 3300 патронны үзе теләп тапшырган.


Фикер өстәү