Путин Украинаны Россиядә легаль булмаган корал чыганагы дип атады

Легаль булмаган корал Россиягә Украинадан китерелә, дип белдерде Президент Владимир Путин куркынычсызлык советының даими әгъзалары белән киңәшмә вакытында, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

Утырышның темасы Россия территориясендә корал әйләнеше мәсьәләсе булды.

«Россия территориясенә корал, сугыш кирәк-яраклары законсыз рәвештә, шул исәптән Украина территориясеннән дә ничек эләгүе турында уйларга кирәк», — дип белдерде ул. Президент билгеләп үткәнчә, ул гаскәрләргә түгел, ә ил территориясенә эләгә.

Путин сүзләренчә, норматив-хокукый базаны ныгыту өчен чаралар күрергә кирәк, шулай ук «ведомство контроле чараларының ничек оештырылуын карау мөһим».


Фикер өстәү