Казан федераль университеты студенты милли җиһазлар ясау өчен грант откан

Казан федераль университетының Дизайн һәм пространство сәнгате институты магистранты Эльвира Мингалимова 1 млн сум грант алды. Грант «Россия төбәкләренең традиция һәм үзенчәлекләрен исәпкә алып, милли җиһаз прототипларын эшләү һәм җитештерү» проектын гамәлгә ашыру өчен бирелгән. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган Мингалимова «Университет технология эшмәкәрлеге платформасы» федераль проектының «Студентлар стартабы» бәйгесендә җиңү яулаган.

Инде дүрт ел интерьер дизайнеры булып эшләүче студент кыз кулланучыларга үз илебездә җитештерелгән дизайн җиһазлары җитмәвенә ышана. «Күп кенә җиһаз брендлары Россиядән китте. Шуңа бәйле рәвештә импортны алмаштыру зарурлыгы барлыкка килде», — дип искәртә ул.

Грант бәйгесендә җиңүче беренче дизайн җиһазлар коллекциясен булдырырга тели. Коллекция татар милли мәдәниятенә хас үзенчәлекләрне хәтерләтәчәк. Урындык, өстәлләр (эш, журнал, төшке аш өстәле), торшер, диван-софа һәм тумба кебек җиһазлар ясау күздә тотыла.

«Мин татар милли үрнәкләрен өйрәнәм, аннары аларны аерым җиһаз элементларын буяганда, шулай ук агачтан уеп ясаганда бизәк итеп төшерәчәкмен. Моннан тыш, мин милли кодларны ачыклау белән шөгыльләнәм, алар да безнең коллекциядә чагылыш табачак», — дип аңлата магистрант.

Үз чиратында Мингалимованың фәнни җитәкчесе — Дизайн һәм пространство сәнгате институтының конструктив-дизайн проектлаштыру кафедрасы доценты Степан Новиков билгеләп үткәнчә, «Казан» дизайнына хас үзенчәлекләре булган җиһазларны ясаганнан соң, «Россиянең төрле төбәк үзенчәлекләре чагылыш табачак җиһаз коллекцияләре булдыру» күздә тотыла.

 


Фикер өстәү