Тәслимә Низами шагыйрь Рашат Низами турында: «Урыны – халык йөрәгендә»

Рашат Низами – якташым, гади итеп, тәмле итеп язучы шагыйребез дә китеп барды. Ул ачык чырайлы, киң күңелле кеше иде. Аның белән аралашу җиңел булды. Кирәк икән киңәш бирде, “юк инде, юк белән маташма” дип куярга да күп сорамады. Бервакытта да яшь язучыларны кыерсытмады. Мин аның “Тузганак” җырына көй яздым. Аны Тамчыгөл, балалар ансамбльләре җырлый. Шулай ук минем өчен “ Тормыш –ул әйләнә “ җырын язып бирүен үтенгән идем. Берсүзсез, икенче көнне үк кулга шигырьне китереп тоттырды. Бу җыр татар халык җырчысы Габделфәт Сафин да башкаргач, бик популярлашып китте. Бәхет китерә торган “Карусель” булып чыкты. Халык җырны йөрәк түренә салды.

Рашат якташ, урының оҗмах түрләрендә булсын, син калдырган мәңгелек рухи байлык – синең иҗатың халкыбыз күңелен нурландырып торыр! Дөрестән дә, тормыш ул – карусель, бәхете дә шунда, югалтулар-табышлары да. Елның дүрт фасылы белән бергә әйләнеп тора ул. Еллар белән кеше дә уздырыштан чаба. Һәркемнең –үз урыны! Бөек шагыйребез Рашат Низаминың урыны – татар халкының йөрәгендә! Үзе китсә дә, ялкынлы шигырьләре күпме йөрәкләргә ялкын салыр, уйландырыр, моңландырыр, яшәргә көч бирер әле!

 Тәслимә Низами, Татарстанның атказанган артисты, шагыйрә, көйләр язучы


Фикер өстәү