Янгыннан куркып мунчага кереп качкан 3 яшьлек кыз һәлак булган

3 сентябрьдә Башкортостанның Чакмагыш районы, Яңа Балтач авылында шәхси хуҗалык ишегалдында янгын чыга. Прокуратура мәгълүматлары буенча, өлкәннәр каравыннан башка ике кечкенә бала портатив газ горелкасы белән уйнаган, аннан ут печәнгә, ә аннары төзелешкә күчкән. Бу хакта «Кызыл таң» яза.

Һәлакәт урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук ирекле янгын сүндерү командалары җибәрелә. Алар килүгә ишегалдында кирпеч мунча, гараж һәм бүрәнә сарай янып беткән була.

Янгынны сүндерү барышында коткаручылар 3 яшьлек кызның гәүдәсен тапкан. Ул мунчада булган.

Тикшерү башланган. Прокуратура шулай ук кызның әти-әнисенең һәм опека органнарының гамәлләренә бәя бирергә җыена.


Фикер өстәү