4 сентябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Атом-төш белән тәэмин итү буенча белгеч көне

Президент Указы белән 2006 елда гамәлгә керә. Ел саен 4 сентябрьдә – 1947 елда СССР Хәрби көчләренең Генераль штабы каршында махсус бүлек булдыру уңаеннан бәйрәм ителә. Бу хезмәткә атом-төш коралын сынаулар үткәрү буенча  җитәкчеләр җәлеп ителә.

 

Пушкин – Казанда

1833 елның 4 сентябрендә Пугачев бунты шаһитларын һәм тарихи мәгълүматлар эзләп, Казанга бөек рус шагыйре, драматург һәм язучы Александр Пушкин килә. Үзенең сәяхәтен ул август уртасында башлый һәм юлы Емельян Пугачев исеме белән бәйле вакыйгалар булган барлык шәһәрләр аша (Түбән Новгород, Сембер, Оренбург һәм башкалар) үтә. Казанда Пушкин ике көн ярым чамасы тора.

Ул үзенең дусты Евгений Баратынский, Казан университетының медицина факультеты профессоры Карл Фукс, тәрҗемәче һәм драматург Эраст Перцов белән очраша. Шулай ук вакытта Пугачевта әсирлектә булган сәүдәгәр-миллионер, Троицк тегермәне хуҗасы Леонтий Крупенников белән берничә тапкыр очрашырга өлгерә.

 

«Что? Где? Когда? » уенының туган көне

1975 елның 4 сентябрендә беренче тапкыр «Гаилә викторинасы «Что? Где? Когда?» эфирга чыга. Үзәк телевидениедә чыккан бу тапшыруны шунда ук күп санлы тамашачылар яратып өлгерә.

Кызык фактлар. Уенчылар «волчок»ны 1976 елда гына әйләндерә башлыйлар, ә тапшыруының тере символы Фомка исемле ябалак залда тагын бер елдан соң пәйда була. Тапшыруда катнашучыларны беренче тапкыр «знатоки» дип 1979 елда атый башлыйлар. Шул ук елда уенда беренче музыкаль пауза барлыкка килә. 1983 елда залга беренче тапкыр кара тартма чыгаралар. Ә программаның беренче туры эфиры 1986 елның 24 октябрендә уза. Шул вакыттан «Что? Где? Когда? » туры эфирда гына чыга.

 

«Кodak» заманы башланып китә

1888 елның 4 сентябрендә Америка эшкуары Джордж Истмен үзенең яңа уйлап табуы – рулон тасмасына төшерүче фотоаппарат өчен «Kodak» сәүдә маркасын терки. Kodakның беренче фотокамерасы 25 доллар тора. Инструкциядә язылганча, бары тик дүрт гади гамәл кылырга гына кирәк була – объективны объектка юнәлтергә, төймәгә басарга, ачкычны борырга һәм шнурны тартырга.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү