Озакламый мобилизациянең башлануы турындагы сүзләргә ачыклык керткәннәр

Андрей Гурулев аңлатып үткәнчә, мондый имеш-мимешләр белән халыкта канәгатьсезлек хисе тудырырга тырышалар.

Дәүләт Думасы депутаты Андрей Гурулев аңлатып үткәнчә, Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны турында имеш-мимешләр таратып, халыкка тискәре йогынты ясарга тырышалар. Бу хакта Chita.ru порталы мәгълүматларына таянып, Lenta.ru хәбәр итә.

Парламентчы билгеләп үткәнчә, Россия хакимияте бу мәсьәләдә башка юл белән баруга өстенлек бирә. “Мобилизация турында имеш-мимешләрне таратуның максаты нинди? Халыкта тынгысызлык, канәгатьсезлек тудыру. Безнең план – ел азагына кадәр контракт буенча чама белән 420 мең хәрби хезмәткәрне җыю. Хезмәт хакы һәм социаль гарантияләр – шактый ук әйбәт”, – дип аңлаткан Гурулев.

Аның басым ясап әйтүенчә, мобилизация илнең сәнәгать комплексына зур йөк булып төшә.

“Массакүләм мобилизация башлап җибәрү өчен хәрбиләрнең һәммәсен корал, кием-салым, техника, ризык белән тәэмин итәргә кирәк. Сәнәгать комплексы моның кадәр йөкне күтәрә алмаса, кешеләрне мобилизацияләүнең мәгънәсе юк”, – дип фикерләре белән уртаклашкан депутат.


Фикер өстәү