Сергей Шойгу Украина кораллы көчләренең контрһөҗүм башлаганнан бирле күпме югалтуга дучар булганлыгын әйткән

Украина кораллы көчләре контрһөҗүм башлаганнан бирле 66 меңнән артыграк хәрбиен, һәм 7,6 мең берәмлек коралын югалткан. Россия оборона министры Сергей Шойгу шулай дип белдергән. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә.

“Һөҗүм башлаганнан бирле дошманның югалтуы 66 мең кешедән һәм 7,6 мең берәмлек коралдан артып киткән”, – дигән Шойгу Россия кораллы көчләре җитәкчелеге белән селектор киңәшмәсендә.

Министр шулай ук, Киев, һөҗүменең уңышсызлыкка юлыгуын яшерү ниятеннән, гражданлык объектларын утка тота, дип өстәгән. “Украина боевиклары, һөҗүмнәренең уңышсызлыкка дучар булуын яшерү ниятеннән, гражданлык объектларын утка тотып, әлеге террорчылык актларын хәрби җиңүләре итеп күрсәтергә тырыша”, – дип басым ясап әйткән ул.

Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, Россия хәрбиләре бер ай эчендә 159 HIMARS реактив снарядын, 1 меңнән артыграк пилотсыз очкычын, 13 канатлы ракетасын бәреп төшергән.


Фикер өстәү