Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы үткәрелде

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды. Парламентчылар анда Татарстан җәмәгать судьялары вазыйфаларына сайлау өчен кандидатураларны, шулай ук кайбер федераль закон проектларын карады. Моннан тыш комитет әгъзасы Алсу Тарханованың депутат эшчәнлеге турында хисабы тыңланды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Комитет, Татарстан Югары суды рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминскийның тәкъдиме буенча, җәмәгать судьяларын сайлау турында мәсьәләне карады. Депутатлар, кандидатураларны хуплап, 3 елга җәмәгать судьялары вазыйфасына сайлау өчен, Дәүләт Советына тәкъдим итте.

Тәкъдим ителгән кандидатуралар буенча ахыргы карар парламентның якындагы утырышында кабул ителәчәк.

Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова, “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары турында” Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру барышы хакында” мәсьәләсен карап тикшерү кысасында, агымдагы чакырылыш чорында үзенең депутат эшчәнлеге турында сөйләде. Депутат, аерым алганда, Аксубай, Яңа Чишмә һәм Чистай районнарында 80нән артыграк кабул итү үткәргән, 166 мөрәҗәгать алынган.

Комитет утырышында шулай ук “Административ хокук бозулар турында кодекска үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты буенча фикер алышу булды.


Фикер өстәү