5 сентябрь тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара хәйриячелек көне

5 сентябрьдә бөтен дөньяда, шул исәптән Россиядә дә, Халыкара хәйриячелек көне билгеләп үтелә. Әлеге дата Тереза Анакайның вафаты – 1997 елның 5 сентябрь көненә тәгаенләнә.

Һәр ел 5 сентябрьдә Халыкара хәйриячелек көнен билгеләп үтелү карары 2012 елның 17 декабрендә БМО генераль ассамблеясының утырышында кабул ителә. Карар 2013 елның 7 мартында раслана. Россия әлеге бәйрәмне билгеләп үтүгә кушыла.

 

Урядниклар

1878 елның 5 сентябреннән Казан губернасында атлы полиция урядниклары эшкә керешә. Бу беренче полиция инспекторлары була. Урядникларны зоналарга тәгаенлиләр. Моның өчен губерна территориясен 84 участокка бүләләр. Һәрберсендә якынча 17,6 мең кеше яшәгән.

Бер елга урядникларга 310-400 сум акча, ат асрауга тагын 100 сум бирелә. Һәркем беркетмәләр төзи белергә, полиция хезмәте белән таныш булырга һәм җинаятьләрне ачу ысуллары белән  таныш булырга тиеш була. Казан губернасы урядниклары хезмәт иткән ел дәвамында 1 200 дән артык җинаять эшен ачканнар.

 

Тимурчылар

1940 елның 5 сентябреннән «Пионерская правда» газетасы битләрендә Аркадий Гайдарның «Тимур и его команда» әсәре чыга башлый, ләкин берничә номерда гына чыгып кала. Кыю һәм гадел пионерлар маҗаралары совет укучыларына бик ошый һәм повесть кире газета битләренә кайтарыла. Бу китап чыкканнан соң, союздагы барлык малайлар – Тимур исемен,  ә кызлар  Женя  исемен йөртергә телиләр.  Кешеләргә ярдәм иткән мәктәп укучыларын тимурчылар дип атый башлыйлар. Сүз уңаеннан, геройның фамилиясе – Гәрәев.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү