Россиядә эш хаклары үсүнең төп сәбәбен аңлатканнар

Эшкәртү производстволарына, әйтик, машина төзелеше һәм химия сәнәгатенә хезмәткәрләр җитми.

Россиядә быел алты ай эчендә эшче кулларга ихтыяҗ нык арткан. Компанияләрнең 80 проценты чамасы хезмәткәрләргә кытлык кичерә. Бу хакта Үзәк банк докладында билгеләп үтелгән.

Предприятиеләрнең 60 проценты хезмәткәрләренең җитмәве турында белдергән. Шул ук вакытта биредә сүз квалификацияле белгечләр турында бара. Шуңа күрә хезмәт хаклары да арта: компанияләрнең өчтән бер өлеше зур керем хисабына эшчеләрен саклап калырга яки яңаларын җәлеп итәргә тырыша.

Кайбер компанияләрдә хезмәт хакы 20-27 процентка үскән. Фирмаларның 30 проценты чамасы ел азагына эш хакын арттырырга җыена. Шул ук вакытта гыйнвардан бирле сәүдә предприятиеләрендә, хезмәт күрсәтүләр, файдалы казылма чыгару һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә эшләүчеләрнең кереме барыннан да азрак арткан.

Компанияләрдә төп кыенлыкларның берсе – хезмәткәрләрнең квалификациясе түбән булса да, югары эш хакы таләп итү. Ләкин алар, эшче көчләрнең җитмәве сәбәпле, мондый таләпне канәгатьләндерергә мәҗбүр. Бигрәк тә эшкәртү сәнәгатендә, әйтик, машина төзү һәм химия сәнәгатендә шулай.
Инде хәзер сәүдә, хезмәт күрсәтүләр, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә эшләүчеләр эшкәртү сәнәгатенә һәм төзелешкә китә. Нәкъ менә заказлар күп булу сәбәпле хезмәт хаклары үсү шуңа китергән.


Фикер өстәү