#CОРАУҖАВАП: «Пенсиям кими. Сәбәбе нидә икән?»

Ике ай пенсиям дүртәр мең сумга кимеп килде. Хикмәт нидә икәнен һич аңламыйм. Киресенчә, акча арта, дигәннәр иде. Нигә кими икән?

Рәсим Яббаров,

Ютазы районы Бәйрәкә авылы

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге матбугат үзәге:

– Рәсим Яббаровның пенсиясе 2022 елның декабрендә кимегән. Авыл җирендә эшләүчеләр өчен өстәмә бирелә торган акчаны түләми башлаганнар. Чөнки әлеге кеше ноябрь – февраль айларында эшләгән. Мартта эштән туктагач, әлеге түләүне яңадан кайтарганнар. Исегезгә төшерәбез: пенсиягә өстәмә акча элек авыл җирендә эшләгән, әмма әлеге вакытта эшләмәүче пенсионерларга түләнә.

 

Фото: tkaner.com


Фикер өстәү