Кытай эшкуарларының Россиядәге берлеге рәисе Чжоу Лицюнь: «Форум ике арадагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итәчәк»

Казанда ачылган «Россия-Кытай: үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумында илнең 57 төбәгеннән һәм 24 чит илдән 5,5 меңнән артык кеше катнаша.

«Кытай компанияләрен биредә бик күп юнәлешләр, аерым алганда, сәнәгать, авыл хуҗалыгы тармаклары кызыксындыра, – диде Кытай эшкуарларының Россиядәге берлеге рәисе Чжоу Лицюнь. – Биредә Кытай автомобильләренең күп төрле модельләре дә тәкъдим ителде. Автомобиль сәнәгате вәкилләрен, шул исәптән, КАМАЗ белән хезмәттәшлек кызыксындыра. Форум Кытай-Россия хезмәттәшлеге кысасында Татарстан белән дә мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырга ярдәм итәчәк дип ышанабыз. Җыенны киләсе елда да үткәрергә тәкъдим итүләрен хуплыйбыз һәм бу мәсьәләдә актив хезмәттәшлек итәчәкбез».


Фикер өстәү