Рөстәм Миңнеханов «Kangrun Group» һәм «Hynovation» Кытай компанияләре җитәкчелеге белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Kangrun Group» генераль директоры Ван Гуймин һәм «Hynovation» компаниясе вице-президенты У Гопин белән очрашты.

«Hynovation» — Шэньчжэнь водород энергетикасы һәм ягулык элементлары ассоциациясе рәисе, ягулык элементлары компонентларын проектлау һәм җитештерү белән шөгыльләнә.

«Kangrun Group» 1988 елдан Россия, БДБ илләре һәм Европа базарына сыйфатлы материаллар һәм җиһазлар җибәрә, хәл ителешләрнең тулы җыелмасын бирә: җитештерүчеләрне эзләү һәм алар белән сөйләшүләр, тар юнәлешле белгечләр белән консультацияләр оештыру, җайланмаларның технологик процессларын проектлауда, җайга салуда һәм эшкәртүдә ярдәм итү.

Рөстәм Миңнеханов Кытай компанияләре вәкилләренә Татарстанга визитлары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, республика – Россиянең иң уңышлы төбәкләренең берсе: «Бездә сәнәгатьнең күп тармаклары яхшы үсеш алган. Безгә хезмәттәшлегебезне тирәнәйтергә кирәк дип саныйм».

«Kangrun Group» генераль директоры үз чиратында форумда катнашырга чакырылуы өчен рәхмәт белдерде. «РОСТКИ форумының чәчәк атуын телим. Безнең өчен Татарстан Республикасы бик якын. Безнең килүебезнең максаты — КАМАЗ белән мөнәсәбәтләрне тирәнәйтү», — дип билгеләп үтте Ван әфәнде.


Фикер өстәү