Танылган журналист, тәрҗемәче, баш мөхәррир 100 яшендә вафат булган

Советлар Союзы чорының дәүләт эшлеклесе, дипломат һәм журналист, элекке Совинформбюро баш мөхәррире, Нюрнберг процессында тәрҗемәче булган Әнвәр Мамедов 100 яшендә бакыйлыкка күчкән. Бу хакта “РИА Новости” мәрхүмнең якыннары хәбәренә таянып яза.

Мамедов 1923 елның 15 августында Бакуда туган. Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1942 елда, яралану сәбәпле, армиядән җибәрелгән. СССРның чит илләр эшләре хәрби комиссариатында хезмәт куйган, Нюрнберг процессында тәрҗемә бюросы җитәкчесе урынбасары сыйфатында катнашкан. 1950 елның февраленә кадәр Тышкы эшләр министрлыгында төрле вазыйфаларда эшләгән.

1959-1960 елларда Совинформбюро җитәкчесенең беренче урынбасары, баш мөхәррире вазыйфасында хезмәт куйган. 1962-1985 елларда – СССС телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары. 1982-1992 елларда – Сәяси яңалыклар агентлыгының (АПН) сәяси күзәтүчесе булган.


Фикер өстәү