Бу ел йомгаклары буенча Россия белән Кытай арасындагы товар әйләнеше 200 миллиард доллардан артачак дип көтелә

«РОСТКИ» халыкара форумы кысасында узган матбугат очрашуында Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасының идарә рәисе урынбасары, Үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм департаменты директоры Артур Николаев әнә шундый фараз җиткерде.

«Моннан дүрт ел элек әлеге күрсәткечне 200 миллиард долларга җиткерүгә бәйле фараз кордык һәм ул кул җитмәс кебек тоелган иде. Былтыр ике арада сәүдә әйләнеше 190 миллиард доллар тәшкил итте. Агымдагы елның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча үсеш күзәтелә, димәк алдан билгеләгән максатка ирешү ихтималы зур», — диде ул.


Фикер өстәү