Рөстәм Миңнеханов җир тетрәү сәбәпле бик зур зыян күргән Марокко короленә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәргән

Татарстан Рәисе, “Россия – Ислам дөньясы” стратегик фаразлау төркеме Рәисе Рөстәм Миңнеханов Марокко короле Мөхәммәд VI га кайгы уртаклашу телеграммасы җибәргән. Бу хакта республика Башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сезнең илнең бик көчле җир терәүгә дучар булу сәбәпле, эчкерсез кайгы уртаклашуны кабул итүегезне сорыйм. Марокко халкына, бу афәттән зыян күрүчеләрнең һәммәсенә сабырлык телим”, – диелгән телеграммада.

Рөстәм Миңнеханов зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен армый-талмый эшләүче коткару хезмәтләренә һәм волонтерларга теләктәшлек белдергән.
“Бу көннәрдәге теләктәшлек барлык кыенлыкларны җиңүгә ярдәм итәчәк. Аллаһтан шушы авыр чорда ярдәм, хәерхаһлык, зыян күрүчеләргә түземлелек сорыйм!” – дип билгеләп үткән Татарстан Рәисе.
Исегезгә төшерәбез: Мароккода көче 7 баллга тигез булган җир тетрәүдән 2 681 кешенең гомере өзелгән. Россия Президенты Владимир Путин да Марокко халкының кайгысын уртаклашкан.


Фикер өстәү