Шатлык өстенә шатлык: бюджет дефициты көтелми, сум курсы ныгый. Эйфория озаккамы?

Россиянең рәсми мәгълүмат кырыннан сөенечле хәбәрләр килә. Көнбатыштагылар «кара алтын» бәясе күтәрелү сәбәпле үрле-кырлы сикергәндә, федераль министрлыкларда тантана.

Финанс министрлыгы нефть-газ керемнәре динамикасы Милли байлык фондына акча өстәргә мөмкинлек бирә башлавын хәбәр итте. Бюджет дефициты планлаштырганнан артмаячак, икътисад үсеше 2 процент булачак. Гомумән, 2025 елга кадәр бюджет дефициты көтелми. Соңгысы турында әйтергә иртәрәк, билгеле, әмма бу хөкүмәтнең финанс блогына алдан шатланып куярга комачауламый.

Тагын бер сөенеч үкчәгә басып килә: сум курсы ныгый башлады. Үткән атнада 98 сумга кадәр күтәрелгән доллар бу атна башында 93кә кадәр арзанайды. Президент киңәшчесе Орешкин, сум девальвациянең югары ноктасын үтте, хәзер доллар курсын 70–80 сумлык коридорга кайтара алачакбыз, дигән белдерү ясады. Көнчыгыш икътисад форумы кулуарларында Орешкин әфәнде, 2024 ел бюджеты профицитлы булачак, дип үк тә әйтеп ташлады, диләр.

Болар барысы да сөендерә. Әмма эйфория озаккамы икән дигән вәсвәсә дә килә күңелгә. Әлегә фанфаралар «кара алтын» бәясе өстендә кагыла. Берничә айдан соң ул бәянең ни рәвешле буласын алдан әйтеп булмый. Азык-төлек булмаган товарларга ихтыяҗ нигездә импорт аша канәгатьләндерелә. Бу тармакта импорт 70 процентка җитә. Белгечләр, импорт кризиска кадәрге күләмгә җитмәде әле, диләр. Нәкъ менә шуңа күрә Үзәк банк хөкүмәт әһелләре белән килешеп үк бетми. Җитештерү ихтыяҗдан артка кала, ди. Бу бәяләр үсешенә китерәчәк дип уйлый. Шул сәбәпле Нәбиуллина конторасы төп ставканы күтәрүне яклый. Бу икътисадны кызудан саклый дип саный. Ставка күтәрелсә, кредит алучылар саны кимер, ихтыяҗ кимер дип көтә. Ихтыяҗның кимүе бәяләр тотрыклылыгын вәгъдә итә. Белгечләр шуңа күрә 15 сентябрь утырышында Үзәк банк төп ставканы күтәрер дип фаразлый. Күпчелек 0,5тән алып 3 процентка кадәр өстәлер дип уйлый, ягъни процент ставкасы 15 процентка кадәр җитәргә ихтимал. Схема бик аңлаешлы булса да, ставканың күтәрелүе җитештерүне киметәчәк. Ихтыяҗ яңадан җитештерүдән өскә чыгачак.

Сум курсының ныгуы да әлегә Үзәк банкның валюта сатуны арттыру турындагы карарына бәйле. Сентябрь уртасыннан базарда валюта сатуны ун тапкыр арттырырга ниятләгәннәр иде. Базарлар шуңа доллар бәясен төшерү белән җавап бирде. Үзәк банкның сәүдәне күпме дәвам итәргә җае барлыгын әйтмиләр. Сумның артык ныгуы казнага акча явуны туктатачак, анысы да бар. Шуңа күрә иртәгә ниләр буласын белә алмыйбыз әле.

                                      Рәшит Фәтхрахманов 

 

 


Фикер өстәү