Рөстәм Миңнеханов: «Махсус хәрби операциядә катнашучыларының һәм аларның гаиләләренең бер генә проблемасы да игътибарсыз калырга тиеш түгел»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә бәйле кайбер мәсьәләләрне дә күтәрде. Аерым алганда, сүз хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү турында барды.

– Махсус хәрби операциядә катнашучыларның, бигрәк тә һәлак булганнарның гаиләләрен кайгырту бик тә мөһим. Республикада һәрьяклап ярдәм күрсәтү эше җайга салынган инде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларының һәм аларның гаиләләренең бер генә проблемасы да игътибарсыз калырга тиеш түгел. Барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының, предприятиеләребезнең, оешмаларыбызның бурычы: килеп туган мәсьәләләрне оператив һәм сыйфатлы дәрәҗәдә хәл итү, – диде Рәис.


Фикер өстәү