«Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе, Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасыннан соң фикерләре белән уртаклашты:
– “Алдынгылар хәрәкәте” турында мөһим сүзләр әйтелде. Яшьләрне гаилә кыйммәтләре нигезендә тәрбияләү турында сүз булды, сәләтле яшьләр белән эшләү мәсьәләсенә урын бирелде. Бер сәгатьтән артык барган Юлламада яшьләр сәясәтенә дә игътибар булды. Димәк, канатланып, эшебезне алга таба да дәвам итәчәкбез, – диде ул.