Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасыннан соң фикерләре белән уртаклашты:
– Быелгы Юллама яңалыгы белән аерылып тора. Рәиснең сүзе гамәленнән аерылмый. Ул татар мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты турында аерым әйтте. Аның хәзерге катлаулы вазгыятьтәге ролен атады, – диде ул. – Гомумән, Юлламада бернәрсә дә читтә калмады. Иҗтимагый тормыш тулысынча колачланды. Уңышлар да күп, проблемалар да бар. Иң мөһиме, узган эшкә – салават дип, йомгак ясап, киләчәккә дөрес юллар эзләү.