Татарстанда 5 килограммнан артыграк авырлыктагы малай туган

Алабугада яшәүче гаиләнең өченче баласы бу.

Чаллының Кама балалар-медицина үзәге (КДМЦ) бала тудыру үзәгендә авырлыгы 5135 г һәм буе 59 см булган малай дөньяга килгән. “Челнинские известия” язганча, Алабугада яшәүче гаиләнең өченче баласы бу. Сабыйны әнисе карыныннан ярып алганнар (“кесарево сечение”).

Операция уңышлы узган. Кама балалар-медицина үзәгенең матбугат хезмәте бала тудыру бүлеге мөдире Анастасия Столярова сүзләренә таянып хәбәр иткәнчә, яңа туган сабый белән әнисе инде өйләренә кайтарып җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез: яңа туган баланың авырлыгы гадәттә өч-дүрт кило чамасы була. Дөньяда иң зур сабый 10 кило чамасы авырлыкта туган.


Фикер өстәү