Казанда юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, берсе һәлак булган

Казанңа шимбә көнне, 16 сентябрьдә, 124 юл-транспорт һәлакәте булган, шуларның берсендә кеше һәлак булган, дип хәбәр иттеләр шәһәр буенча ЮХИДИда.

Аварияләрдә өч кеше зыян күргән: ике очрак — җәяүлеләрне таптау, берсе — бәрелешү. Һәлак булучы — җәяүле.

Шимбә көнне Казанда ун исерек машина йөртүчене тоткарлыйлар. Җинаятьләр кылуда шикләнелү буенча полиция бүлегенә биш граждан китерелгән.


Фикер өстәү