Татарстанның 12 районында телерадиотапшыруларны вакытлыча туктатып торачаклар

18-21 сентябрьдә Татарстанның 12 районында телерадиотапшырулар объектларында профилактик эшләр узачак. Бу хакта республика министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу вакытта цифрлы эфир телевидениесе, «ТНВ» ТРК АҖ аналог телевидениесе һәм РТРСның күрсәтелгән объектларында FM-радиотапшырулар программаларын трансляцияләү туктатылачак.

Профилактик чаралар 9:00 дән 15:00 гә кадәр үткәреләчәк.

Эшләр кайда алып барылачак:

18 сентябрьдә — Азимово-Курлебаш һәм Покровский Урустамак;
19 сентябрьдә — Олы Толкиш, Мөслим, Питрәч һәм Иске Шөгер;
20 сентябрьдә — РТС Казан-2 (Троицкий), Алешкин Саплык һәм Малиновка;
21 сентябрьдә — Яңа Сәфәр, Симетбаш, Ленино, Беренче Май;
22 сентябрь — Апас.


Фикер өстәү