Урамдагы һава торышына сөенеп туймассың! Җәйгечә коры, җылы һәм болытсыз көннәр тагын бер атна тирәсе дәвам итәчәк, ди синоптиклар. Ай азагына фаразлар да билгеле.
КФУ профессоры Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, быел әбиләр чуагы бик вакытлы килде.
– Гадәттә, әбиләр чуагы бераз суытып алганнан соң, сентябрь уртасында башланырга тиеш. Быел нәкъ шулай. Кояшлы, җылы һава торышы тагын бер атна тирәсе дәвам итәчәк әле. Без киң антициклон йогынтысына эләктек. Ул көчле җилләр булмавы белән дә үзенчәлекле, – дигән ул.
Синоптиклар фаразларына ышансаң, бу атна ахырында һава температурасы урыны белән 27 градуска кадәр җылытачак. Явым-төшемнәр көтелми.
– Быел әбиләр чуагы бүленеп киләчәк, бу хакта алдан ук кисәткән идек, – ди Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев. – Дүшәмбегә каршы төндә безнең якта термометр баганасы нибары дүрт градус җылы күрсәтте. Тик бу – вакытлыча гына күренеш. Быел әбиләр чуагы икегә, өчкә дә бүленеп килергә мөмкин. Сентябрьнең җылы булуының сәбәбе дә билгеле. Хәтерләсәгез, июнь салкынча булды. Гомумән, хәзер җәйнең бер өлеше сентябрьгә килеп керде. Һава торышы якынча унбер ел саен кабатланып бара. Җылы көннәр сентябрь беткәнче үк дәвам итмәс анысы, айның уртача һава температурасы барыбер якынча чагыша ул. Аерма күп дигәндә 1–2 градус тәшкил итәргә мөмкин. Ай башы җылы булды икән, ахыры салкынчарак булачак.
Әлегә исә айлык һава температурасы уртача күрсәткечләрдән 4–5 градуска югары, ди синоптиклар.
Әмир Шәрәфиев исә җылы көзне генә түгел, көзге эшләрне дә ашыктырмаска киңәш итә.
– Быел халык бәрәңгене дә бик иртә казыды. Августта ук бакчага чыктылар. Ул әйбәт түгел. Без бәрәңгене бу ялларда гына алсак та, иртәрәк кебек тоелды әле. Августта бакча казырга киңәш ителми. Ашарга дигән бәрәңгегә ярый ул. Ә орлыкны саклыйсы да бар бит. Бәрәңгенең сорты бозыла, диләр. Иртә алганныкы ул. Җылыда бәрәңгенең «иммунитет»ы какшый, чыдамлыгы бетә. Ул суыкта чыныгу алырга тиеш. Мин хәтерлим әле: элек безнең бабай 14 сентябрь көнне бер чиләк бәрәңге казып, өй астына салып куя иде. Бер атнадан шуны төшеп карый да «иртәрәк әле, казымыйбыз» йә «казырга вакыт икән» дип нәтиҗә ясый. Шул рәвешле бәрәңгенең кабыгы ныгыганмы-юкмы икәнен тикшерә иде ул. Хәзер исә, корыда бәрәңгене җыеп алырга өлгердек, дип куаналар. Куанычы юк моның. Юка кабыклы бәрәңгенең файдасы шулкадәр генә, – ди халык синоптигы.
Халык сынамышлары
Көз озын килсә, яз соң килер.
Имәндә чикләвек күп булса, кыш салкын килә.
Көз көне каен агачлары астан саргаеп, яфракларын астан коя башласалар – кыш җылы килә, ә өстән саргаеп, өстән яфрак коя башласалар – кыш салкын килә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat