Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Татарстанда IT-инфраструктура зур шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да бар»

Татарстан шәһәрләрендә генә түгел, районнарда да IT- инфраструктура объектлары ачыла. Бу хакта Татарстан Рәисе «Kazan Digital Week-2023» халыкара форумында әйтте. Республика җитәкчесе чараның пленар утырышында чыгыш ясады.

– Татарстанда IT-инфраструктура алга киткән. Узган ел без Казанда IT-паркның өченчесен ачтык. Бу паркларның мәйданын 2 тапкырга диярлек арттырырга мөмкинлек бирде. Хәзер барысында да диярлек резидентлар тулган. IT-паркта 614 компания эшли, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рәис искәрткәнчә, Татарстанда IT-инфраструктура зур шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да үсеш алган. Республикада шундый 8 мәйданчык эшләп килә. «Аларның максаты – талантлы яшьләрне җәлеп итү һәм аларга булышу. Мондый мәйданчыклар һәр районда эшләтеп җибәрелергә тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү