Минем гомердә дә ишетмәгән сүзләр хәтсез генә икән. Шуларның берсе — библиотерапия. Беренче тапкыр кеше авызыннан ишеткәч, мин аны Библия белән дәвалау ысулыдыр дип уйлаган идем. Алай түгел икән.
Моннан бик күп ел элек инде, миңа Екатеринбургтан ару гына суммага акча күчүе турында извещение килеп төште. Җибәрүченең исеме таныш түгел, ул төбәктә акча күчерерлек таныш-белешем юк. Ялгыштыр дип кире җибәрдем. Беркадәр вакыт узуга теге акча кабат килде. Ул чорда банк карталары, кесә телефоннары юк инде. Извещениеңны тотып почтадан барып алырга кирәк. «Үзе килгән, үзе китәр әле», — дип йөргән көннәрнең берендә телефоннан сөйләшүгә заказ килде. Яшьрәкләргә бу сүз аңлашылмыйдыр. Элек башта телеграмма сугып, телефоннан шалтырату турында хәбәр итәләр иде. Шуннан син билгеләнгән вакытка телеграфка барып, махсус будкага кереп, шәһәрара телефоннан сөйләшәсең.
Вәт, шул телефоннан сөйләшкәч, ачыкланды. Бу акча чынлап та миңа икән. «Аварияга юлыгып, аяксыз калган идем. Интернеттан «Канатлы кеше» дигән хикәягезне табып бирделәр. Шул хикәя миңа аякка басарга ярдәм итте», — дип аңлатты акча күчерүче. Акчаны алуымны бик нык үтенеп сорады.
Библиотерапия икән бу. Сүзләрнең кешенең уйларына, хис-тойгыларына, тормышка карашына тирән тәэсир итүгә нигезләнгән дәвалау ысулы. Тоташ әсәрне яки аның махсус сайланган бүлекләрен уку һәм фикер йөртү барышында кеше үзенең рухи мөмкинлекләрен барлау, аңлау һәм үстерү белән дә шөгыльлләнә, шул мөмкинлекләрен үз проблемаларын җиңүгә юнәлтә.
Беренче карашка сәер кебек ишетелсә дә, фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә, әдәби китап укуның неврология һәм терапия өлкәләрендәге әһәмияте ачыкланган. Ул баш мие эшчәнлегенә, нейрон челтәрләрнең активлашуына уңай йогынты ясый, эмоциональ интеллектны үстерә, кешегә үз-үзен һәм башкаларны аңларга ярдәм итә икән.
Әдәбият кешегә үзе кебек үк персонажлар белән аралашу, аларның халәтен төгәл билгеләү һәм шулар аша үз хәлен җиңеләйтү, үз проблемаларын җиңү юлын эзләп табу мөмкинлеге тудыра. Илһамландыргыч китапларның сюжеты һәм персонажлары тетрәнү кичергән кешене юата, аңа күңел дәвасы бирә һәм яңа мөмкинлекләргә дәртләндерә. Бер сүз белән әйткәндә, китап кешегә дус та, сердәш тә, киңәшче дә, юаныч та, таяныч та, өмет-ышаныч бирүче дә. Библиотерапия исә, китапның нәкъ менә шушы сыйфатларын табып, аны ярдәмгә мохтаҗ кешегә тәкъдим итү белән шөгыльләнә. Нинди китапны, аның кайсы өлешләрен, кайсы вакытта укырга кирәген билгели.
Менә шундыйрак нәрсә икән кешеләрнең китап яки әдәби әсәр ярдәмендә дәвалануы. Бу сүзне 1916 елда беренче тапкыр Америка белгече Сэмюэл Крозерс кулланган. Аның әллә нинди юнәлешләре бар, диләр. Тик асылы бер — китап белән дәвалану.
Теге вакытта акчадан баш тарта алмасам да, мин бу дәвалау ысулында авторның катнашы артык зурдыр дип уйламыйм. Язучы үз әсәрен һәрвакыт мөмкин кадәр әйбәтрәк итәргә тырыша бит. Ә миңа көчле характерлы, үз дигәненә ирешә торган персонажлар ошый. Шул сыйфат хәтта тискәре образларда да төсмерләнә. Тик бу библиотерапияга нигез була алмыйдыр кебек. Иң мөһиме бит синең ничек язуың түгел, ә укучының ничек кабул итүе. Чөнки бер үк әсәрне төрле кеше төрлечә кабул итә. Хәтта бер үк кеше дә… Гомеренең чорына карап… Күңеленең халәтенә карап… бер үк әсәрне төрлечә укый, төрлечә аңлый.
Тик шулай да: «Минем шундый-шундый әсәрем фәлән-фәлән кешене хаста булып ятудан коткарып калган», — дип уйлау рәхәт. Яшәсен библиотерапия!
Марат Кәбиров
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat