Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Цифрлы икътисад үсеше өчен яхшы кадрлар кирәк»

Цифрлы икътисадны үстерү өчен яхшы белгечләр кирәк. Бу хакта Татарстан Рәисе «Kazan Digital Week-2023» халыкара форумында әйтте. Республика җитәкчесе чараның пленар утырышында чыгыш ясады. 

– Республикада IT-өлкәдә белем бирү буенча эш системалы алып барыла. Балалар IT-паркы, башлангыч мәктәп, «Школа 21» эшли. Белгечләрне 21 урта гомуми белем бирү оешмасы һәм 11 югары уку йорты әзерли. Өлкән буын вәкилләре өчен «Өченче буын университеты» бар, – диде Рәис үз чыгышында.
Аның сүзләренчә, соңгы елда республиканың югары уку йортларында белем алып чыгучы IT-белгечләр cаны 4,5 меңгә кадәр артты.

– Әмма бу гына җитми, – диде Рәис. – Безнең ихтыяҗ — 10 мең кеше. Вузларга әлеге белгечлекләргә кабул итүне киңәйтү мөмкинлеген карарга, IT-белем бирү сыйфатын югары дәрәҗәдә сакларга, предприятиеләр белән актив хезмәттәшлек итәргә кирәк.


Фикер өстәү