Шәрык әкияте. Блогерлардан чит илгә юллама алып 788 кеше алданган

Татарстанда чит илдә арзанлы ял тәкъдим итеп, халыкны сәфәрсез дә, акчасыз да калдырган ирле-хатынлы блогерлар тирәсендәге шау-шу кызганнан-кыза. Соңгы мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр саны 800 кешегә якынлаша. Нәрсә бу? Безнең саксызлык һәм ваемсызлыкмы? Әллә халыкны төп башына утыртуның яңа ысулымы? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Бушлай сыр – тәбәдәме?

– Ирле-хатынлы блогерларны интернет аша моңа кадәр дә күреп белә идем, – ди Илүсә һәм Раушан Миңнегалиевлардан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә тур сатып алган Гөлназ Шәрәфетдинова. – Илүсәне социаль челтәрләр аша күзәтеп бардым. Үз-үзен тотышы, сөйләшүе белән баштарак ничектер ышаныч уятты ул. Өйләнешкәч, Дубайга күченделәр. Илүсә дин юлына басып, яулык япты. Озак та үтмәстән, Дубайга сәяхәт турлары сата башладылар. Бәясе дә бик кызыктыргыч: бер кешелек ялны 10–15 мең сумга тәкъдим иттеләр. Монда юл да, яшәү дә, ашау да кергән. Өстәвенә яшәү урыны диңгезгә терәлеп тора. Кызыкмаган җирдән кызыгырсың! Диндәге кеше алдамас кебек тоелды. 13 июльдә бер кешегә 25 мең сумнан иремә, үземә һәм ике балабызга «Бакча туры» сатып алдым. Өйдә ял өчен түләргә артык акча булмаганлыктан, кредит рәсмиләштереп, күрсәтелгән банк картасына 100 мең сум акча күчердем.

Гөлназ Шәрәфетдинова сүзләренә караганда, ике арада бернинди килешү дә төзелмәгән. Илүсә телефон номерын да бирмәгән хәтта.

– Аңа Россиядә тыелган социаль челтәр аша аралашу уңайлырак дип аңлатты. Чит илгә сәфәр 7–10 көн булачак, диделәр. Монысы бераз шик тә уятты, әлбәттә. Гадәттә сәяхәтнең ничә көнгә сузыласы төгәл билгеле була бит. Тик ял итәргә бару теләге зуррак иде, күрәсең. Артык төпченмәдем. Соңрак кына белдем: блогерлар алдан бернинди документ та бирми. Чыгып китәргә 1–2 көн кала гына бер якка билет җибәрәләр. Кире кайтканда да шул ук хәл. Тик билетлар көнендә үк булмаска да мөмкин. Шуңа күрә ял ун көнгә кадәр сузыла ала. Танышларыбыз август азагында блогерлар аша Дубайга барып кайтырга өлгерде. Бик ошады, диделәр. Ә миңа сентябрь башында Илүсәдән озын хат килеп төште. Алардан тур сатып алган бөтен кешегә җибәргәннәр аны. Хаттан аңлашылганча, ял оештыручыларга каршы башланган «мәгълүмати һөҗүм» аркасында, Дубайга сәфәр кичектереләчәк. Кайчанга кадәр икәне төгәл билгесез. Әле бер дата, әле икенчесен атадылар. Инде бу көннәрдә блогерлар тирәсендә барыбызга да билгеле ыгы-зыгы башлангач, акчаны кире кайтаруларын сорадым. Гариза язып җибәрергә куштылар. Тик акчаны киләсе елның 1 августына кадәр көтәсе, ди. Канун нигезендә, туроператор акчаны ун көн эчендә кире кайтарырга тиеш, дип таләп куя башлагач, минем белән, гомумән дә, элемтәгә чыгудан туктадылар. Россия Тикшерү комитетына, Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенә гаризалар яздым. Тикшерүчеләр әле яңа гына шалтыратып, мәгълүмат сорашты. Эш бара, димәк. Гаеплеләрне җаваплылыкка тартырлар, ә акчаны кире кайтарырлар дип өметләнәм.

Билгеле булганча, блогерлар аша Дубайда татар җәмәгатьчелегендә исеме танылган кешеләр дә ял итеп кайтты.

– Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә тәүге тапкыр баруыбыз. Алты көн буе экскурсияләрдә йөрдек. Чүлдә дөяләргә дә утырдык, дөньядагы иң зур мәчетләрнең берсендә дә булдык. Ял бик ошады. Анда үзеңне киләчәк заманда кебек хис итәсең, – дип сөйләгән иде «ВТ» хәбәрчесенә җәй көне гаиләсе белән ялдан кайткач Салават Миңнеханов.

Тик андый бәхет һәркемгә дә тәтемәгән булып чыкты.

«Тота алмаслар дип уйлыйлардыр»

Танылган адвокат Руслан Нагиев әйтүенчә, Миңнегалиевлардан зыян күреп, хокук саклау органнарына гариза язучылар саны көнләп түгел, сәгатьләп арта.

– Миңа узган атнада блогерлардан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә тур сатып алып, сәяхәтсез дә, акчасыз да калган бер төркем кеше мөрәҗәгать итте, – ди ул. – Биредә Россия Җинаять кодексының 159 маддәсенә («Мошенниклык») туры килүче җинаять билгесе күзәтелә. Ягъни сүз алдау яки кеше ышанычына керү юлы белән аның милкен урлау турында бара. Ике арада бернинди дә килешү төзелмәгән. Лицензия күрсәтүче дә юк. Һәрхәлдә, без бу хакта белмибез. Әйе, блогерлар социаль челтәрләрдә яңа алган лицензияләренең фотосын урнаштырган, ди. Әмма бу Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә экскурсияләр үткәрергә рөхсәт бирүче документ кына. Ә сәяхәт туры сату белән шөгыльләнү өчен лицензия булган очракта да, ике арада килешү төзү мәҗбүри. Монда исә акчаны шәхси затларга теркәлгән банк карталарына күчергәннәр дә, шуның белән шул. Зыян күрүчеләр үзара берләштеләр инде. Социаль челтәрләрдә уртак төркемнәре бар, аралашып торалар.

Руслан Нагиев «Телеграм» каналында алып барган соңгы саннарга караганда, зыян күрүчеләр исемлегендә 788 кеше исәпләнә. Зыян күләме 21 миллион 411 мең сумнан да артып киткән.

– Блогерлардан илнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр зыян күргән. Җинаять эшен Казан Эчке эшләр идарәсе тикшерәчәк дип уйлыйм. Чөнки гариза язучыларның күбесе Татарстан башкаласыннан. Күбесен блогерларның якташларыбыз булуы, өстәвенә баштагы яулык ышандырган. Турларның артык очсыз булуына шикләнеп караучыларны әти-әниләре: «Намаз укыган кеше алдашмый», – дип тә үгетләгән әле. Үзләре шулай ди. Бу хәлләр алдакчыларның акча өчен теләсә нәрсәгә әзер булуын тагын бер кат исбатлый. Аңлавымча, чит илдән, алдап булмаса йолдап, бөтен кешедән акча җыеп ятканнар. Дубайда үзләрен тота алмаячаклар дип уйлаганнар, күрәсең. Хәтта 1 сумга турлар тәкъдим иткәннәр. Башка сыймаслык хәл бит бу. Әлегә җинаять эше кузгатылмаган. Гаризалар узган атна ахырында килә башлады гына әле. Канун нигезендә җинаять эше кузгатырга ун көн вакыт бирелә. Хокук саклаучылар моңа кадәр дә, процессуаль тикшерү кысасында тур сатучыларны аңлатма бирергә чакыра ала. Килмиләр икән, үзләренә кыенга туры киләчәк. Җинаять эше кузгатылганнан соң, Россия аларны халыкара эзәрлекләүгә игълан итәргә һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән әлеге затларны экстрадицияләүне сорарга мөмкин. Бу – вакыт таләп итә торган, әмма җайга салынган эш тәртибе.

Ундүрт меңлек түбә

Башкаладагы туризм агентлыкларының берсендә эшләүче Ангелина Саяпова әйтүенчә, сентябрь азагы – октябрьдә Дубайга бер атнага бер кешелек ял уртача 80–100 мең сумнан башлана.

– Ә блогерлар тәкъдим иткән бәягә күп дигәндә Сочи тирәсенә барып, бер атна ял итеп кайтып була. Бигрәк тә хәзерге заманда. Санкцияләр шартларында халыкка хезмәт күрсәтүче авиакомпанияләр саны кимеде. Туроператорлар юлламаларны кыйммәт бәягә сата дип зарланучыларга да шуны аңлатырга тырышабыз. Бу күктән алган саннар түгел. Ышанмасагыз, үзегез интернетка кереп тикшереп карый аласыз, анда бөтен мәгълүмат бар, – ди белгеч.

Шулай эшләдек тә. Блогерлар Дубай үзәгендәге Джумейра районында ял тәкъдим итә. «Авито» сайтында, мәсәлән, бу районда ике бүлмәле фатирны бер тәүлеккә арендага алып тору 10 мең сумнан башлана. Әнә Джумейра пляжыннан 400 метр ераклыкта, идәннән түшәмгә кадәр тәрәзәле, бөтен җиһазлары булган ике бүлмәле фатирны тәүлегенә 14 мең сумга тәкъдим итәләр. Кер дә яшә! Дөрес, ризык ягын үзеңә кайгыртасы була. Билет бәяләренә килгәндә, интернетта бу ялларда Казаннан Дубайга бер кешегә иң арзанлы билетны 26 мең 257 сумга таптык. Туры рейс түгел. Грозный шәһәрендә икенче очкычка күчеп утырасы. Билет бәясенә багаж да кермәгән. Анысы өчен 5 мең сум тирәсе өстәп түлисе. Менә шуннан исәпләгез.

Мәсьәләгә ачыклык кертүләрен сорап, Илүсә һәм Раушан Миңнегалиевларга да мөрәҗәгать иттек. Элемтәгә Илүсә чыкты. «Интервьюны очрашкан очракта гына бирәбез. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килегез. Журналистның без әйткән сүзне үзгәртү теләге тумасын өчен, интервью безнең тарафтан видеога төшереләчәк», – дип язды ул социаль челтәрдә. Кыек атып туры тидерделәр: ялга җыенган «ВТ» хәбәрчесенең кулында Дубайга юллама бар. «Бу атнада киләбез», – дигәч, кунакчыллык күрсәтеп: «Көтәбез, каршы алырга да әзер», – дип җавап бирде Илүсә. Шуңа күрә бу сөйләшүгә нокта куелмады әле. Дубайда очрашканга кадәр!

 

Чит илгә юллама сатып алганда нәрсәне истә тотарга?

Булат Закиров, «ВТ» юристы:

– Чит илдә ял итү еш кына туристик оператор аша оештырыла. Туроператор аша ял оештыру яхшы, чөнки алар күп эшне үз өстенә ала, ял итүчегә акчасын гына түлисе кала. Ләкин уяулыкны югалтырга ашыкмагыз: оператор белән сезнең өчен мөһим булган барлык сорауларны уртага салып сөйләшегез, килешү төзегез, аңа кул кую алдыннан, документны игътибар белән укыгыз. Сөйләшкәннәр кәгазьдә дә булсын. Әгәр дә сез ялыгыз туроператор гаебе белән бозылган дип саныйсыз икән, «Кулланучы хокукларын яклау турында» һәм «Россиядә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» законнар эшли. Үз хокукларыгызны дәгъва һәм суд аша якларга мөмкин.

Эльвира ВӘЛИЕВА

 

 


Фикер өстәү