Уфада “БашРегионСпас” эзләү-коткару отряды активистлары 12 яшьлек Азалия Миңнегалиеваның югалуы турында белдергән. Кыз 21 сентябрьдә юкка чыккан, дип яза NewsBash.
Югалган кызның төп билгеләре: буе – 163 см, нык гәүдәле, алсу төскә буялган саргылт чәчле, күзләре – куе яшел төстә. Үсмер капюшоны алсу төстәге мех белән эшләнгән зәңгәр джинсы курткадан, соры “толстовка”, аклы-каралы шакмаклы чалбардан һәм аксыл төстәге кроссовкадан булган.
Коткару-эзләү отряды Азалия Миңнегалиеваны күрүчеләрдән кичекмәстән 8 (937) 3-102-112 яки 112 номеры аша хәбәр бирүләрен сорый.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat