Татарстанда 2009 елдан бирле ишетмәүчеләр һәм сөйләшмәүчеләр атналыгы уза

Татарстанда 2009 елдан бирле ишетмәүчеләр һәм сөйләшмәүчеләр атналыгы уза. Ул сентябрь аеның соңгы шимбәсендә үткәрелә башлый. Быел да искәрмә түгел. Казанның “Сәйдәш” мәдәният йортында иртәгә көнозын ишетмәүче һәм сөйләшмәүче кешеләр өчен чаралар узачак. Биредә һәркем үзен борчыган сорауга җавап таба алачак. Бу хакта Бөтенроссия ишетмәүчеләр җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе Венера Гаулстон “Татар-информ”да узган очрашуда сөйләде.

– Россиядә 500 меңнән артык кеше ишарәләр телендә аралаша. Татарстанда шундый 6 мең кеше бар, — ди ул.
Венера Гаулстон теләге булган һәр кешене бәйрәмгә чакырды. “Ишетмәүчеләр өчен тәрҗемәчеләр булачак, ишетүчеләр дә бу чарадан рухи байлык алып китәчәк”, — ди ул.

Ишетмәүчеләр өчен Мәскәүдә аерым театр да эшли. Әлегә ул Татарстанда юк. “Ишарә һәм мимика” театры солисты Роберт әйтүенчә, бездә дә аны оештырып була.

– Театрда эшләүчеләрнең 90 проценты ишетми, сөйләшми. Сөйләшсәләр дә бик авырлык белән аралашалар. Шуңа карамастан театрга йөрүчеләр күп. Яраталар. Әгәр Татарстанда театр кирәк диләр икән, кулдан килгәнчә ярдәм иттәбез. Өйрәтәбез, уйнап күрсәтәбез, — ди ул.

Нинди генә чара узмасын, бирегә ишетмәүчеләр дә, ишетүчеләр дә килсен иде, ди оештыручылар. Аларның максаты бер – кимчелеге булганнар үзләрен бер дә кимсетелгән итеп тоймыйча, башкалар кебек яшәсен иде. “Сәйдәш” мәдәният йортында узачак чаралар да нәкъ менә ике арадагы каршылыкларны бетерер өчен үткәрелә.


Фикер өстәү