«Апуш» татар балалар театр студиясе туган көненә чакыра

13 нче март көнне 17:00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе зур бәйрәм оештырачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Тамашада «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче барлык укучылар бер ел буена өйрәнгәннәрен күрсәтәчәк, яңалыклары, казанышлары белән уртаклашачак.

Искәртеп узыйк, әлеге студиягә беренче кастинг 2022 нче елның февраль аенда узды. «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узган кастингта 100гә якын укучы катнашты, нәтиҗәдә аларның 30ы сайлап алынды. 2022 нче елның сентябрь аенда Ленин исемендәге мәдәният йортында һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә чираттагы кастинглар узды. Әлеге кастингларда 150гә якын укучы үзен сынады. Алар арасыннан Ленин исемендәге мәдәният йортына 33 укучы һәм «Чулпан» мәдәният үзәгенә 23 укучы сайлап алынды.

Бүген «Сәйдәш», «Чулпан», «Ленин» мәдәният үзәкләрендә эшләп килүче студияләрдә барлыгы 86 бала шөгыльләнә. Һәр төркемдә тәҗрибәле, профессиональ остазлар укыта. Студиянең җитәкчесе – Алия Фәйзрахманова. 1 ел дәвамында студия 4 спектакль чыгарды. «Апуш»лыларның драматург Равил Бохараевның Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсендә «Апушның тылсымлы төшләре» пьесасы буенча сәхнәләштерелгән беренче спектакльләре «Театральное Поволжье» фестиваленең республика этабында җиңү яулады.


Фикер өстәү