Син нинди – ул шундый

Чит баланы үзеңнеке кебек яратып буламы? Була икән. «Без бергә» төбәк иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе Әлфия Самсонова шулай ди. Үз канаты астына өч ятимне сыендырган кеше ул. Аллаһы Тәгалә аңа сабый сөю бәхетен урау юллар аша биргән.

– Ятимнәрне тәрбиягә аласы килүчеләр күп ул. Әмма алар белән уртак тел тапмаучылар да очрый. Сабыйны кире илтеп бирү – яхшы әйбер түгел. Ул аның күңелен яралый, кешегә булган ышанычын бетерә. Шуңа күрә алганчы уйларга, алгансың икән, ничек тә сабыйлар белән уртак тел табып яшәргә кирәк. Татарстанның 12 районында «Без бергә» оешмасы эшли. Ул менә нәкъ тә тәрбиягә бала алган әти-әниләргә ярдәм йөзеннән барлыкка килде, – ди Әлфия.

Башкалар турында сөйләшкәнче, үз сабыйлары хакында сүз башладым. Баксаң, беренче балаларын алып кайтканнарына 10 ел тулган икән инде.

– Әгәр баланы бер күрүдә ошатасың икән, аны үзеңнеке итеп яратып була. Үземә бала табу насыйп булмагач, бәлки, мин дөрес тә әйтмимдер. Ятимнәр йортына килеп керүгә үк күзем кечкенә генә бер малайга төште. Безгә кайтканда улыма 2 яшь тулмаган иде әле. Ул да безгә тиз ияләште. Әни булу шундый ошады миңа, хисләрем ташып торды, – ди Әлфия.

Дөрес, барысы да җиңел генә бармый. Улларында неврологик яктан тайпылыш барлыгы ачыклана. Сабый биш яшендә генә сөйләшә башлый. Укуда да иптәшләреннән калыша. Беренче сыйныфны тәмамлагач, әнисе аны өйдә генә укытырга була. Бу вакытка үзе дә лаеклы ялга чыга. Өйдә утыра башлагач, күңеленә нидер җитми башлый аның. Ире белән киңәшләшә дә, берәр кечкенә кыз бала алып кайтырга кирәк, дигән уйга киләләр.

– Бер кызчык урынына ике зур кыз алып кайттык. Аларга ул чакта 6 һәм 9 яшь иде. Бертуганнар икән. Башта әниләре, аннан әтиләре үлеп киткән. Кызларны ерак туганнарына тәрбиягә бирәләр. Менә шунда башлана инде газаплы тормышлары. Кызлар авырлыкны күп күрәләр. Хәтта түтәлдән рөхсәтсез кыяр өзгән өчен дә җәфалыйлар аларны. Ярату дигәннең тамчысы да эләкми аларга. Ниләр күргәннәрен сөйлисем дә килми инде хәзер. Хәтта искә төшерсәм дә читен. Әле дә кызларымның күңелләре боек. Олысы бик авырлык белән ияләшә, – ди Әлфия. – Ә менә улым белән беренче көннән үк уртак тел таптылар. Әйтерсең, гомер буе бергә яшәгәннәр. Шулкадәр тату үсәләр. Бергә уйныйлар. Ә безгә алар беренче көннән үк «әти», «әни» диделәр. Улыма карыйм да аның безгә эләгүенә сөенәм. Әгәр алмаган булсак, берәр интернатка җибәргән булырлар иде. Даими шөгыльләнүләр бушка китмәде, бер дигән егет булып үсеп килә. Эшкә батыр. Юкса кушып эшләтүче дә юк. Үзе шундый. Әтисе һәрчак янында йөртеп, хезмәт яратырга өйрәтте.

Әлфия белән яңадан кызларга әйләнеп кайтабыз.

– Мин алар белән гел сөйләшәм инде. Нәрсә кирәк, нәрсә ошамый, барысын да әйтегез, дим. Дәшмиләр. Күңелләрендә нидер бар. Шуңа да алар белән бик сак аралашам. Кителгән күңелләрен тагын яралаудан куркам. Мин аларны аңлыйм. Кечкенә генә булсалар да, нинди зур кайгы кичергән сабыйлар бит алар! Әтисез дә, әнисез дә калып карале син. Җитмәсә, тагын күпме кыенлык кичергәннәр. Әле, җитмәсә, кабат ятимнәр йортына илтеп тапшырганнар, – ди Әлфия.

Әнә шул кире кайтарулар, җәберләүләр булмасын өчен алар «Без бергә» оешмасын оештырган да инде. Республикада аны Светлана Елакова җитәкли. Сүз уңаеннан, Татарстанда 7 меңгә якын гаилә тәрбиягә бала алып үстерә. «Без бергә» оешмасы 300дән артык гаилә белән эшли. Тәрбиягә бала алган әти-әниләр бергә җыелып сөйләшәләр, төрле чаралар уздыралар икән.

– Ата-анага да ярдәм кирәк. Бала алып кайтып яши башлагач, әллә нинди проблемалар баш калкыта. Әнә шулчакта ничек тә киңәш бирергә, туры юл күрсәтергә тырышабыз. Уйлап карагыз әле, ике төрле мохиттә яшәгән кешеләр очраша. Һәркем үзенчә тели. Менә шунда аңлашылмаучанлыклар да була инде. Кечкенә баланы әле үзеңә ияртергә була, ә менә характеры барлыкка килгәннәрне юк. Без бит яшүсмерләрнең нинди гаиләдә үскәнен, нәрсә кичергәнен белмибез. Үз әти-әнисе белән яшәп тә, кулына каләм тотып карамаган, тәмле ризык күрмәгән, кыйналып яшәүчеләр дә бар, – ди Әлфия.

Тәрбиягә алынган гаиләдә дә яклау тапмаса, аны ишетмәсәләр һәм күрмәсәләр, бала үз эченә бикләнә. Әлфия сөйләвенчә, мин начар, берәүгә дә кирәк түгелмен, дип уйлый башлый, кырыслана.

– Бу балалар белән алар телендә аңлашырга кирәк. Кимсетмик. Кеше баласын үстерү җиңел булмаганны белеп, бу эшкә алынабыз бит. Димәк, сабырлык кирәк. Тәрбияләсәң, һәр балага нидер керә. Аларга тукып торырга кирәкми. Үзен күрсәт. Эшең, гамәлең, хәтта гадәтләреңне үзгәрт. Бала синнән күреп өйрәнә. Әйткәнне кабул итмәсә дә, күргәнне эшли ул, – ди Әлфия. – Һәрвакыт үзең үрнәк булырга кирәк. Үзеңдә булмаганны баладан сорап булмый.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү