Банк счетын япмауның нинди куркыныч белән янавын аңлатканнар

Кредит тарихын бозарга мөмкин бу.
Банк белән мөсәбәтләрне өзгәч, картадан файдалануны туктату яки аны ябу гына түгел, бәлки әле счетны да ябу кирәк. Юкса шундый вак-төяк кенә әйбер кредит тарихын бозып куярга мөмкин. “Сравни” финанс маркетплейсы белгече Мария Дергачева шулай дип белдергән.

Белгеч аңлатканча, банк белән килешүне өзгәнче, аны игътибар белән өйрәнергә кирәк. Кайвакыт карта буенча хезмәт күрсәтү билгеле бер чорда гына бушлай булып, соңыннан түләүлегә әйләнергә мөмкин. Бу очракта счет ябылмаган икән, картада акча булмаса да, банк түләү алачак һәм шул рәвешле клиент “минус”ка китәчәк.

Счетны япканчы, картада акча калмаганмы икәнен карагыз: булса – алыгыз яки бурычыгызны каплагыз, дип аңлаткан белгеч. Шуннан соң бурычлы булмавыгыз турында банктан документ сорагыз. Анда банкның мөхере һәм имза булырга тиеш, дип аңлаткан белгеч.


Фикер өстәү