Балтачта укытучыларны хөрмәтләделәр

Лаеклы ялдагыларын да онытмадылар, бүгенге көндә эшләүчеләрне дә сөендерделәр. Иң мөһиме: бер үк көнне!

Һөнәри бәйрәмнәре якынлашкан көннәрдә районның бөтен мәгариф ветераннарын Балтач мәдәният үзәгенә алып килеп, бик матур чара үткәрделәр. Аңа кадәр кунаклар район үзәгендә соңгы елларда төзелгән берсеннән- берсе матур ике паркка сәяхәт кылдылар, очраштылар, хатирәләр белән бүлештеләр. Мәдәният үзәгендә аларны чәй өстәлләре, олы хөрмәт белән каршы алдылар, бәйрәм чарасы да һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп оештырылган иде. Бәйрәм азагында зал тулы өлкәннәр үзләренең рәхмәтләрен аягурә басып, алкышлар белән җиткерде.

Бүгенге көндә мәктәпләрдә хезмәт куючы мөгаллимнәр исә бу көнне өйләренә район җитәкчелеге әзерләткән, рәсми чаралар өчен әзерләнгән махсус пакетларга тутырылган тәм- томнар, күчтәнәчләр белән таралды.

Бәйрәм чаралары әле алдагы көннәрдә мәктәпләрдә дәвам итәчәк, диләр.


Фикер өстәү