Татарстанда чыр-чу килеп уйнаган балаларга пыяла банка ыргыткан әбине штрафка тартканнар

Чаллыда өлкән яшьтәге хатын-кызга карата балага буш пыяла банка ыргыткан өчен административ эш кузгатылган. Бу хакта “Челнинские известия” хәбәр итә.

Судта бала төшке аш вакытында иптәшләре белән өй янындагы өрмә бассейнда чыр-чу килеп уйнаулары, суда чупырдаулары турында сөйләгән. Балаларның шау-шуы икенче катта яшәүче әбигә ошамаган. Башта аларны нык кына тиргәгән. Аннан инде, боларның тынычланырга уйламаганын күреп, өстән пыяла банка ыргыткан.
Банка, балага тиеп, кулын авырттырган: уң кулының терсәк өлеше суелган, беләге канаган.
Өлкән яшьтәге хатын-кыз судта үз гаебен таныган. Банканы балага тидерәм дип түгел, ә куркыту өчен генә ыргытуын, аның әле пластик кына булуын аңлатырга тырышкан.

Суд, дәлилләрне тикшереп, әбинең алдашуын, ярты литры банканың нәкъ менә пыяла булуын ачыклаган. Хатын-кызның тәүге тапкыр гына шундый тәртипсезлек эшләвен, шулай ук өлкән яшьтә булуын, тиешсез гамәле өчен үкенүен исәпкә алып, йомшаграк җәза чарасы билгеләнгән. Аңа дәүләт файдасына 10 мең сум күләмендә штраф туры киләчәк.


Фикер өстәү