Татарстанда хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен 22 психологик ярдәм бүлмәсе эшли

Махсус операциядә катнашучыларга ярдәм мәсьәләләре буенча региональ комиссия утырышында хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Утырыш Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендә узды, дип яза Татар-информ.

Бу максаттан Татарстан министрлыклары, ведомстволары һәм иҗтимагый оешмалары тарафыннан уртак һәм комплекслы эше алып барыла.

Хәрбиләргә социаль адаптация һәм реабилитация мәсьәләләрендә һәм социаль ярдәм чараларын алуда булышалар. Шулай ук махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына укуда һәм эшкә урнашуда, юридик мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтәләр.

Моннан тыш, кешеләргә еш кына психологик һәм медицина ярдәме таләп ителә. Моның өчен район хастаханәләре базасында 22 медицина-психологик ярдәм кабинеты ачылган.

Республика клиник хастаханәсе һәм Казандагы һәм Чаллыдагы сугыш ветераннары өчен госпиталь базаларында махсус хәрби операция ветераннарына медицина ярдәме күрсәтелә.

Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева кайтучы хәрбиләр арасында мәдәнияткә ихтыяҗ һәм мәдәни мохиткә «чуму» бик югары булуын билгеләп үтте.

Хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү өчен шулай ук «Ватанны саклаучылар» фонды бар. Ул Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2023 елның 1 июненнән илнең барлык төбәкләрендә эшли башлады. Эш башланганнан бирле фондның Татарстан филиалына ярдәм сорап 5341 мәсьәлә буенча 3135 кеше мөрәҗәгать иткән, 4100 мәсьәлә инде хәл ителгән. Мөрәҗәгать итүчеләр еш кына тиешле акчалата түләүләр, хәрби хәрәкәт ветераны таныклыгы алу һәм социаль ярдәм чаралары турында сораулар белән килә.

 


Фикер өстәү